tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородлылар «Рамазан- 2022» I регионара татар үзешчән иҗаты акциясендә лауреат булды
Түбән Новгородлылар «Рамазан- 2022» I регионара татар үзешчән иҗаты акциясендә лауреат булды

Түбән Новгородлылар «Рамазан- 2022» I регионара татар үзешчән иҗаты акциясендә лауреат булды

14 май көнне Йошкар-Ола шәһәрендә Россиядә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына, илебездә халыкларның мәдәни мирасы елына һәм Марий Эл Республикасының Татар мәдәни үзәгенә 25 ел тулуга багышланган «Рамазан- 2022» I регионара татар үзешчән иҗаты акциясе узды.

Оештыручылары Республиканың мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре министрлыгы һәм Татар мәдәнияте үзәге булган чараның төп максаты – милли-мәдәни ми­рас традицияләрен өйрәнү, пропагандалау, үстерү, шәһәрдә һәм авылларда яшәүче татар халкының үзешчән иҗатына кызык­сыну уяту, бәйрәмдә катнашучыларның башкару осталыгын арттыру, төрле яшь категорияләрендә яңа талантларны ачыклау һәм яшь башкаручыларга ярдәм итү.

Акциядә Татарстан, Чувашстан, Марий Эл Республикалары, Түбән Новгород, Пермь һәм Киров өлкәләреннән үзешчән артист­лар катнашты. Алар «Вокал», «Хореогра­фия», «Халык уен коралларында уйнау», «Нәфис сүз» (бәетләр һәм мөнәҗәтләр) номинацияләрендә үзләренең талантла­рын күрсәтте. Барлык катнашучылар да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Кырыс, әмма гадел жюри һәр катнашучыны лаеклы бәяләде.

Түбән Новгород өлкәсе данын бу бәйгедә Спас райо­ны Татар Моклокасы һәм Бозлау авылла­ры үзешчән иҗат коллективлары уңышлы яклады. Әйтергә кирәк, нәтиҗәләре дә куанырлык. Мәсәлән, Татар Моклокасының “Татар хатыннары” коллек­тивы “Вокал” номинациясендә III дәрәҗә, Рафаэль Махмутов «Халык уен коралла­рында уйнау» номинациясендә III дәрәҗә, Хамдия Азизова «Нәфис сүз»дә мөнәҗәт башкарып III дәрәҗә, Наилә Рәхимова «Вокал»да II дәрәҗә лауреат Дипломнары белән бүләкләнде.

Бозлауның “Алтын хәзинә” төркеме со­листлары Җәмилә Салихова һәм Рәхилә Юсипова “Вокал” буенча I дәрәҗә, ә Светлана Юнисова II дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булды. «Нәфис сүз» номинациясендә (мөнәҗәт) Алимә Га­неева I дәрәҗә, ә Адилә Нафеева (ши­гырь) II дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде.

Татар Моклокасы һәм Бозлау делегатла­ры «Рамазан» чарасын оештыручыларга, сәфәргә чыгарга ярдәм күрсәткән рай­он мәдәният бүлегенә олы рәхмәтләрен белдерә.

Без, үз чиратыбызда, якташларыбызны их­ластан котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*