tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татарлары шагыйрь Сәхир Хәбибуллин истәлегенә кичә оештырды
Төмән татарлары шагыйрь Сәхир Хәбибуллин истәлегенә кичә оештырды

Төмән татарлары шагыйрь Сәхир Хәбибуллин истәлегенә кичә оештырды

«Мин тормышка гашыйк!» исемле программа белән Төмәннең Вагай районы Индәр авылы «Аулак өй» төркеме һәм китапханә хезмәткәре оештырган бик матур кичә үтте. Ул җирле шагыйрь Сәхир Хәбибуллинның 90 яшьлегенә багышланды.

Кичәдә Сәхир Хәбибуллинның «Кил син бәхет кошым», «Әниемнең бишек җыры», «Мин тормышка гашыйк», «Уйлар оча», «Юлга чыгам», «Кыр казлары» һәм башка шигырьләре яңгырады. Бу шигырьләргә туры китереп җырлар сайланды, алар башкарылды. Берничә шигырен Хәлит Мөрсәлимов рус теленә әйләндерде, шулар яңгыратылды. Кунаклар бик җылы каршы алдылар һәм алкышладылар.

“Бу кичәне әзерләү вакытында репетициягә йөргән һәм әзерләшкән авылдашларга рәхмәтләр белдерәбез: Х.Мөрсәлимов, Г.Ниатбакиева, китапханәче Х.Әбдебакиева, Л.Кучамбердиева, Н.Рәхмәтуллина, З.Сөләйманова, Л.Бакиева, З.Сәбәрмәтова, Д.Хәбибуллина, З.Айбатова, Г.Вәлеева, һәрчак баянда уйнап безнең җырларыбызны бизәп торган алыштыргысыз баянчыбыз Ринат Ашрапов,”-диде оештыручы, алып баручы Тания Айбатова.

Кичә Сәхир Хәбибуллинның гимнга әверелгән «Ямьле Вагай буйлары» дигән җыры белән кичәне тәмамланды.

yanarish72.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*