tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасына бара
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасына бара

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасына бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның эшлекле сәфәре дәвам итә. Бүген ул  Якутск шәһәренә бара.

Эшлекле сәфәр программасы Якутск шәһәрендә 22-24 июньдә узачак Татарстан көннәрен үткәрү урыны белән танышуны үз эченә ала.

Шулай ук биредә “Татарстан-Якутия дуслыгы” аллеясына нигез салу урынын карау, Ысыах һәм Сабантуй милли бәйрәмнәре узачак “Усть Хатын” архитектура-этнография комплексына бару һәм милләттәшләребез белән очрашу  планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*