tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новокузнецк шәһәре Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерләнә
Новокузнецк шәһәре Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерләнә

Новокузнецк шәһәре Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерләнә

Быелның 26 нчы июнендә Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе уза. Хәзер аны үткәрү өчен әзерлек эшләре тулы көченә бара. Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров эш сәфәре белән Новокузнецк шәһәренә килде.

Милли бәйрәмне оештыру комитеты әгъзалары башта Сабан туе узачак мәйданны барып карады, андагы әзерлек эшләре белән таныштылар. Аннары фикер алышулар утырышта дәвам итте.

Түгәрәк өстәл янына җыелучыларны Данис Шакиров Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Утырышта Новокузнецк шәһәре башлыгы Сергей Кузнецов, Лениногорск  шәһәре башлыгы Рәгать Хөсәенов, Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев тә катнашты. Милли бәйрәмне оештыруда Новокузнецк шәһәренә Лениногорск районы ярдәм итәчәк. Сабан туен оештыру комитетының чираттагы утырышында техник мәсьәләләр, бәйрәм программасы, кунаклар исемлеге һ.б. хакында сөйләштеләр. Бәйрәмгә Донбасстан да шахтерлар киләчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*