tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Милли китапханәсендә “Олуг китап” күргәзмәсе ачылды
Татарстан Милли китапханәсендә “Олуг китап” күргәзмәсе ачылды

Татарстан Милли китапханәсендә “Олуг китап” күргәзмәсе ачылды

Татарстан Милли китапханәсендә 13:30 сәгатьтә “Олуг китап” күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Идел буе Болгары тарафыннан ислам кабул итүгә 1100-еллыкка багышлана.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар фондыннан Коръән мүсхәфләре һәм хәзерге заман рәссамнарының эшләре тәкъдим ителә. Күргәзмәгә килүчеләр исламда «Китап» төшенчәсенең мәгънәсен, Коръән текстын тапшыру традицияләре, татар кулъязма һәм басма китап культурасының күптөрлелеге, беренче басма Коръәннең кайда басылуы, татарларның Коръәнне дөньяның төрле телләрендә бастырып чыгарудагы роле һәм тәфсирләрнең төрлелеге турында беләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*