Ун ел элек татар дөньясында фольклор хәрәкәте башланды. Әлеге хәрәкәт Татарстан район-авылларын гына түгел, читтә яшәгән милләттәшләребезне дә җанландырды, бер йодрыкка туплады. Сүзебез “Түгәрәк уен” бөтенроссия фестивале турында.
Июнь урталарында, “Каравон” белән бер тирәдә диярлек, Биектау районында “Иске Казан Түгәрәк уены” үтә иде. Быел ул булмаячак икән. Алай гына да түгел, узган елны Казан Кремле биләмәсендә үткән “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фестивале быел гомумән узмаска мөмкин. Бу зур бер хәрәкәткә нокта кую дигән сүзме? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.
“Түгәрәк уен” белән нәрсә югала? Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры Раилә Гарипова, сәнгать кабатланмас әсәрләргә баюдан туктый, дип саный. Ул үзе – “Түгәрәк уен”ның жюри әгъзасы да. “Без эзләнәбез, күп йөрибез. Нәтиҗәдә Себер, Әстерхан, Пермь татарлары бию үрнәкләрен өйрәнеп, сәхнәгә чыгардык. Бу җәһәттән “Түгәрәк уен”да эшләвем ярдәм итә. Аннан бик күп материал алып кайтам. Быел Урал татарлары биюен куйдым. Ульян татарлары биюен әзерләдек. Уфа татарлары биюен тамашачы бик җылы кабул итте. Болар бит барысы да – фестиваль хәрәкәте нәтиҗәсе. Кием үрнәкләре, җыр, әйтешләр – алар үзе бер аерым тема. Шуңа күрә “Түгәрәк уен” туктала дигәнгә һич тә ышанмыйм”, – ди Раилә Гарипова.
“Түгәрәк уен” – татар яшьләре уены ул. Аның максаты – төрле җирләрдә яшәгән татарларны берләштерү, югалу куркынычы янаган мирасны барлап, саклап, мәдәнияткә яңадан кайтару. Бу хәрәкәт һаман үсә барып, соңгысына, мәсәлән, Россиянең 23 төбәгеннән җәмгысы 42 иҗат коллективы килгән булган. Ә бу – аз да түгел, күп тә түгел, 600 кеше дигән сүз.
Фестивальнең Казан арты өлеше Биектау районында уза иде. Быел ул үткәрелми. Моның сәбәбен Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов болай аңлатты:
– Фестиваль быел унынчы елы белән бара һәм без Россия күләмендә “Түгәрәк уен”ны үзебездә үткәрергә планлаштырган идек. Ләкин быел грант ота алмадык. Юкса, 29 июньдә үткәрербез, дип көнен дә билгеләп куйган идек. Аңа карап, тукталып калмадык. Фольклор коллективлары барыбер Биектауда җыелачак һәм без фестивальне Казан арты Сабан туе форматында үткәрергә булдык. Миңа калса, бу – бик отышлы алым. Чөнки миллионнан артык халкы булган Казанда бары бер җирдә генә Сабан туе оештыру да бик үк дөрес түгел. Монда килү бик җайлы. Казаннан маршрут автобуслары да йөри. Безнең исә, барыннан да бигрәк, фольклор хәрәкәтен туктатасыбыз килми. Ә бит бу көннәрдә Лаешта “Каравон” бәйрәме үтте. “Түгәрәк уен” да Биектауда нәкъ шул дәрәҗәдә үтә ала.
Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен мәдәният министры Ирада Әюповага мөрәҗәгать иттек. Министрлыктан алынган рәсми җавапта мондый юллар бар:
“Биектау районында ел саен үткәрелә торган “Иске Казан Түгәрәк уены” фестивале юкка чыкмый, аны үткәрү вакыты гына күчереләчәк. Без традицион милли бәйрәмнәрне саклауның мөһимлеген аңлыйбыз, халыкның кызыксынуын арттыру максатыннан бәйрәмне оештыру белән бәйле мәсьәләләрне яңадан карарга тырышабыз. “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фестивале 2010 елдан бирле үткәрелә. Без Россия Федерациясе территориясендә мондый милли бәйрәмнең бердәнбер оештыручылары булып торабыз һәм фестивальгә илебезнең күп төбәкләреннән татарларны җәлеп итү идеясе белән эшлибез. Быел фестиваль мәйданчыгын күчерү мәсьәләсе генә карала һәм хәзерге вакытта ул килештерелә. Өстәмә мәгълүмат соңрак биреләчәк”.
Кичә Ирада Әюпова Татар әдәбияты тарихы музеенда журналистлар белән очрашты һәм анда да “Түгәрәк уен” мәсьәләсен кузгатты. Аның фикеренчә, “Түгәрәк уен”ны гади халыкка тагын да якынайтасы бар:
– Фестиваль аерым бер коллективлар өчен вокал бәйрәме генә булырга тиеш түгел. Ул шушы хәрәкәткә күбрәк халыкны тартырга тиеш. 25–30 коллектив җыелды, биеде дә таралды булмасын иде. Мондый формат дөрес түгел.
Сүз уңаеннан, министрга “Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге үзгәрә. Аның фән белән шөгыльләнү, экспедицияләргә чыгу функцияләре сакланачакмы?” – дигән сорауны да юллаган идек. Аннан менә мондый җавап алдык:
– Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләгән яңа компетенцияләр кысаларында үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Үзәк эшчәнлегендә фәнни өлешләрнең яңадан каралачагын әйтә алам, фәнни эшчәнлек планына төзәтмәләр кертеләчәк.
Кыскасы, фольклорга караш үзгәрә. Яхшы яккамы, әллә киресенчәме – әлегә әйтүе кыен.