Бер генә дәүләт эшендә ярты гасыр хезмәт куйган кеше бик сирәктер.
Гомумән, бик яраткан эшне генә гомер буе эшләп була. Менә шундый үз
эшенә һәвәс булган кешеләрнең берсе Киров өлкәсе Малмыж шәһәре «Вятка» кафесы мөдире, пешекче-кондитер Тәскирә Әүхатша кызы Хәбибуллина. Бүгенге язмам да аның үзе һәм тормыш иптәше Рашит Мәҗит улы Мәҗитов турында.
Тәскирә ханымны Малмыж районында белмәгән кеше сирәктер. Бигрәк тә туй, төрле мәҗлесләр уздыручылар. Кайсы көнне ике дә, өч тә мәҗлес була. Кушылган һәртөрле ризыкны үз вакытына әзерләп җитештерергә кирәк. Әллә ни арада аш та, икенчегә дигән ризыклар да пешә, каз-үрдәк тә, тавык та кыза, өстәлләргә төрледән төрле салатлар менеп кунак- лый, казылыгы, сыры һәм башкасы киселеп куела, чәй тәм-томнары күзләрне кы- зыктырып тора. Болар барысы да җитез эшләнә. Баш казанчы Тәскирә ханым һәммәсен дә күз аша үткәрә, кафега эшкә килгән яңа хезмәткәрләргә өйрәтә, киңәшләрен бирә, остарган пешекчеләр инде үзләре белеп башкаралар. Хәер, һәр аш кухнясының үз нечкәлекләре, үз серләре. Иртәдән алып соңгы кичкә кадәр алар аш бүлмәсендә.
Әле камыр ризыклары да пешерәләр. Аларны кафеда да, шәһәрдә үз ларекларында да саталар, район читендәге Каксинвай, Константиновка авылларына да алып баралар. Тәскирә ханымның гомер юлының күбесе Малмыж шәһәрендә узган. Ләкин ул Балтач районы Нөнәгәр авылы кызы. Гаиләдә җиде баланың иң олысы. Сугыш арты елында туган балага авыр тормыш йөген дә тартырга туры килә. Әтиләре Әүхатша абый Икенче Бөтендөнья сугышының башыннан ахырына кадәр йөреп кайткан. Пленга эләгеп, Германиядә концлагерьда эшләгән. Сугыштан кайткач кына өйләнеп, гаилә корган. Кулыннан эш килә торган абзый балта остасы булган, авылда беренче булып “Нива” машинасы сатып алган. Әти-әни янында бар эшне дә эшләп үсәләр балалары. Башта – эш, аннан соң гына ял итү, күңел ачу, дип тәрбияләгәннәр аларны. Колхоз басуында бергәләп борчак чапканнар, өйдәге малларны ашатырга арба белән печән җыеп алып кайтканнар. Аннан соң гына су коенырга барырга рөхсәт булган.
Кечкенәдән аш-су әзерләү белән кызыксынган кыз, Чепья мәктәбендә 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан кооператив техникумына техник-технолог белгечлеге алырга укырга керә. Ул вакытта танылган “шеф-повар” Юныс Әхмәтҗанов белән танышып, иптәш кызлары белән ул эшләгән ресторанга аннан тәҗрибә алырга йөриләр. Тәҗрибә дигәннән, әле дә, инде миңа шул гомер эшләгән кешегә ярар дип тормый, мастер-классларны карап, яңа төрле ашлар, камыр ризыклары пешерергә өйрәнеп кайта.
68нче елны Малмыж райпосына эшкә килгәч, дипломлы белгечне “Восход” ашханәсенә мөдир итеп билгелиләр. Һәм ул бүгенге көнгә кадәр шушы вазыйфаны башкара. Хезмәт кенәгәсендә Тәскирә ханымның бер генә язу – эшкә кергәне. Бераз эшлгәч, тулысынча коллектив белән яңа салган бинага күчерәләр аларны. Советлар Союзы заманында, әле бар нәрсә дә дәүләтнеке булганда, ресторан “Вятка” дип атала ул.
Эшемне бик яратып эшләдем, ди Тәскирә апа. Хезмәт стажы да аның инде 52 ел. Шул гомер бер урында гына эшли алган кешеләр бармак белән генә санарлыктыр. Мактау кәгазьләренең бөтен төрле дәрәҗәдәгеләре белән дә макталган, “Халыклар дуслыгы” орденына лаеклы булган шәхес. Пешекче эше читтән караганда җиңел эштер кебек тоела, ә төптәнрәк уйлап карасаң, көне буе аягүрә эшләсе, осталык та, җитезлек тә кирәк. Тәскирә апаның өенә йоклап килергә генә кайткан көннәре күптер. Әле ярый йортны, көндәлек тормышны көйләп торучы ире бар. “Хатын-кыз эше дип тә тормый, мин кайтканчы барысын ялт итеп куя”, – ди ул нык терәге турында.
Рашите дә үз ягы кешесе, күрше Чутай авылыннан. Чутай, Нөнәгәр мәктәпләрендә укыганнан соң, 9-10 сыйныфларны Малмыжда тәмам-ый. Малмыжның татар мәктәбендә бер генә ел укып кала, 66нчы елны аны №2 рус мәктәбе белән берләштерәләр. Мәктәптән үк тракторчы таныклыгы алып чыга. Армия сафларына алганчыга кадәр, бер ел тирәсе Чутай күмәк хуҗалыгында төрле эштә йөри. Ә армия хезмәтен ул Азербәйҗан республикасында Һава-десант гаскәрләрендә үтә.
Рашит абыйның армиядә яхшы хезмәт иткәне турында күп кенә Мактау-бүләкләр дәлилли. “Хәрби батырлык” (“За воинскую доблесть”) медале белән бүләкләнә, әти-әнисенә улларының яхшы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары җибәрәләр (аларның саны 28гә тула), ике тапкыр “отпуск”ка кайтаралар, “Совет Армиясе отличнигы”, “Парашютистлар отличнигы” исемнәренә лаек була. Соңгы исемгә парашюттан 11 тапкыр хәвеф-хәтәрсез (аяк-кулларыңны сындырмыйча) сикерә алган десантчылар гына лаек булган.
– 1000-1200 метр биеклектән АН-12 самолетыннан сикерә идек. Иң беренче
авыр гәүдәлеләрне сикертәләр, аннан соң – җиңелрәкләрне. Өйрәнеп җиткәч,
60 кеше тулысынча кирәк-яраклар белән коралланган килеш парашют белән
сикерә. Җир өстенә дә, Каспий диңгезе өстенә дә сикерттеләр, – дип сөйли
элеккеге десантчы.
Ике ел хезмәт итеп кайт- кач, Казан техник учлищесында телемастер
һөнәренә укып, телевизорлар төзәтү мастерскоенда эшләп кала. 84нче елны
Малмыжга кайтып МСО га эшкә керә, аннан соң ремонт-төзү участогында өй
җиһазлары ясаучыларның бригадиры да була. Ун ел тирәсе шәхси эшмәкәр
булып ит белән сату-алу итә. Инде лаеклы ялда буларак, үзенең
микроавтобусы белән кешеләрне төрле турларга йөртү белән шөгыльләнә.
Рашит абый табигать кешесе. Җәй көннәрендә азрак буш вакыты булса, ул
тизрәк урманга юл тота. Җиләк-гөмбә, төрле файдалы үләннәр җыярга бик
ярата. Һәм миллек җыеп-бәйләү дә аның яраткан бер шөгыле, сәламәтлек
чыганагы. “Миллекләр бәйләргә мине Хәкимҗан бабам өйрәтте” ди ул.
Миллекне август урталарында, азагында җыям. Ул вакытта җыйсаң, яфрагы
коелмый ди. Картрак ботаклардан кисеп алам. Сайлый-сайлый озаклап,
чиста җирдән генә җыям, машина йөри торган юл кырыйларыннан җыярга
ярамый, – ди миллек җыюның үзенчәлекләре турында. Инде алып кайтып чиста
җәймәгә салып, бәйләргә керешә. – Уртасына зәңгәр, сары мәтрүшкәләр,
бөтнек сабаклары, карлыган яфрагы, кайсына миләш яфрагы, яки шомырт,
әрем кушам (икешәр-өчәр ботак). Аларны башта имән яфраклары, аннары
каен белән төрәм.
– Мунча саен бер миллекне чабынып бетерәбез. Каен миллеге белән чабыну
– 17 төрле массаж ясый ди. Салкын тия башласа, (температура булмаса)
мунча ягып чабынам да, салкын тигән бетә. Миллек пешергән суны чиста
килеш эчәбез дә, эчне чистарта, – ди каенның файдасын күп күргән Рашит
абый. Ә язын ул, шулай ук витаминнарга бай булган, шифалы каен суын җыеп
алып кайта. Алар аны катырып та куялар.
– Бер җебеткәч, эчеп бетерергә кирәк, кат-кат катырсаң файдасы калмый, –
ди.
Язмыш Тәскирә апа бе-лән Рашит абыйны кырык яшьләре тирәсендә кавыштыра.
Быел бергә тормыш коруларына 30 ел була. Ни дисәң дә, ир белән хатын
мөнәсәбәтләре – бер-беренә хөрмәт, олы хезмәт ул. Җитмештә булсалар да,
сөбханаллаһ, әле алар икесе дә бик җитез, көч-куәттә. Балаларының
күптән инде үз тормышлары. Сәламәт булып, балаларыңның гаиләсендә барысы
да яхшы булса, әти-әнигә тагын ни кирәк! Балалар белән горурланып,
оныклар белән куанып яшәү бәхет өстенә бәхет өсти. Алар кайтсалар – зур
бәйрәм. Балалары икесе дә юридик белем алганнар. Рөстәм прокуратурада,
тикшерү эшләре комитетында эшләп лаеклы ялга чыккач, үз адвокатлык эшен
ачкан, Казанда яши. Альбина Малмыж шәһәре судында судья. Аның кызы Алиса
да әнисе юлыннан киткән, “правосудие” университетының дүртенче курс
студенты. Әби-бабасын бишкә генә укуы белән сөендереп тора. Тагын өч
оныклары әле мәктәп укучылары, алары да яхшы билгеләргә генә укып,
әби-бабайны сөендерәләр. Яхшы уку ул – зур хезмәт. Ә тырышып хезмәт итеп
яшәүдә әби-бабай үрнәге дә мөһим урын алып тора.
Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.
“Дуслык” газетасы