13 апрельдә Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге милли көрәш буенча республикакүләм чемпионат уздырды.
«Без көрәшчеләрне Сабантуй бәйрәмендә күзәтергә күнеккән. Ә бу мәйданчыкта Удмуртия һәм Татарстанның иң яхшы көрәшчеләре очрашты. Чемпионатны үткәрү төрки халыкларның традицион спорт төрен – билбау көрәшен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Көрәш татар һәм башкорт халыкларының милли бәйрәмнәренең мөһим элементы булып тора. Бүген катнашучыларның төрле милләттән булулары да сөендерә. Димәк, көрәш – милләтара дуслыкны ныгыту чарасы. Әлеге чемпионатны оештыручы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллинга милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт», – диде Удмуртия милли сәясәт министры Эдуард Петров. Көрәшчеләр арасында ике Россия спорт мастеры булу чемпионатка дәрәҗә өстәде.
Бәйгенең җиңүчеләре:
– 75 килограммга кадәр үлчәмдә – Ижаудан Ранель Кәримов;
– 100 килограммга кадәр үлчәмдә – Әгерҗедән Данил Гәрәев;
– 100 килограммнан артык үлчәмдә – Сарапулдан Тимур Кәримов.
Җиңү яулаган көрәшчеләр 19-21 апрель көннәрендә Казанда узачак Милли көрәш буенча Россия чемпионатында катнашачак.