tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә яшәүче татарларны берләштереп торучы «Яңарыш» газетасының юбилее уңаеннан чаралар узды
Удмуртиядә яшәүче татарларны берләштереп торучы «Яңарыш» газетасының юбилее уңаеннан чаралар узды

Удмуртиядә яшәүче татарларны берләштереп торучы «Яңарыш» газетасының юбилее уңаеннан чаралар узды

Удмуртиядә яшәүче татарларны берләштереп торучы «Яңарыш»ыбызның юбилее уңаеннан бик зур чаралар узды. Бәйрәм шатлыгын Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, акционерлык җәмгыяте җитәкчелегендә килгән Россиянең төрле регионнарында татар телендә нәшер ителүче газеталарның баш мөхәррирләре дә, республиканың төрле югарылыктагы җитәкчеләре, эшмәкәрләр, милли оешмаларның әйдаманнары да, газетаны яздыруга өлеш кертүче милләттәшләребез дә, гади укучыларыбыз да уртаклаштылар. Хөрмәтле дусларыбыз, чын күңелдән әйткән теләкләрегез, бүләкләрегез өчен зур рәхмәт. Фикердәшләребез, теләктәшләребезнең күп булуына, әлбәттә, сөендек. Болар барысы да газетабызның Россиянең киң матбугат кырында лаеклы үз урыны, дәрәҗәсе булуы турында сөйли.

Бәйрәм бәйрәм инде ул, күңелле бер мизгел булып үтә дә китә, ә тормыш дәвам итә. ”Яңарыш”ның 50, 100 еллык юбилейларын да шулай матур итеп уздырырга язсын!” – дигән теләкләр чынга ашсын дисәк, иң элек газетаның тиражын саклау мөһим булуын онытмыйк. Ә бу эшкә үзен татар дип санаган, күңелендә милли горурлык хисе йөрткән һәркем лаек-лы өлешен кертә ала. Моның өчен бары тик уңайлы һәм кулай юл белән газетага язылырга гына кирәк. Газетаны алдыручылар саны Удмуртиядә яшәүче татарларның бердәмлеген дә күрсәтеп тора, дип әйтү һич арттыру түгел. Төрле җыелышларда “Татарлар — актив, бердәм халык. Бу газетагызның тиражында да чагыла”, — дигән бәяне еш ишетергә туры килә. Чит төбәкләрдән килгән журналистлар да шундый фикер белән киттеләр. Алга таба да шундый мактау сүзләре генә ишетергә язсын иде.

Бу атнада Ижау шәһәрендә газетага яздыру нокталары оештырган милли җанлы апа-абыйларыбыз белән очрашуда да сүз шул хакта барды. Аларның күбесе өлкән яшьтә булуга карамастан, әлеге эшкә үз теләкләре белән йөрәк кушуы буенча алындылар һәм күп еллар дәвамында авырсынмыйча бушлай башкаралар. Кайберсе, сәламәтлеге какшау яки башка сәбәпле, газетаны тарата алмаса да, бу эшне ташлап, “нокта”ны япмыйлар, ә ышанычлы кулларга тапшыралар. Флүрә Гыйльванова, Гөлисә Зарипова, Фирүзә Зиннәтуллина, Раилә Салихҗанова, Зөлфия Низамбиеваның эшләрен дәвам итүчеләр булу өчен шатланабыз. Бүгенге көндә инде үз нокталарындагы газетаны алдыручыларны киләсе ел өчен дә яздырып куючылар бар. Рәхилә Тимкина (14), Гөлфия Гыйльфанова (15), Рәсим һәм Гөлназ Әхмәтҗановлар (19), Илсөяр Мамедованың җитезлеге, өлгерлеге башкаларга үрнәк булып тора. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә: газетаны үз нокталарыбызга барып алу шарты белән язылганда, бәясе – 420 сум, ә өйләрегезгә китергәндә – 530 сум. 4-14 октябрь көннәрендә почта аша еллык язылу бәясе – 989 сум 42 тиен.

Очрашуда катнашкан һәркем үз нокталарында эшне дәвам итү, язылучылар санын киметмичә, киресенчә арттыру теләге белән януларын белдерделәр. “Ләкин пандемия теләкләребезне тормышка ашыруда аяк чала. Күрше-тирәбездә газетаны яратып укучыларны берәм-берәм алып китеп тора. Газета укучылар кими”, — дип зарланышып та алучылар булды. Әйе, бу авыру беркемне дә аямый шул. Югалтулар кичерүчеләргә Ходай сабырлык бирсен, авыручылар тизрәк терелсеннәр иде дигән теләктә калабыз. Ә газета укучыларыбыз кимемәсен өчен, сафларыбызга яшь һәм урта буынны күбрәк җәлеп итәргә иде. Дөрес, аларның җаваплары әзер. Күпчелеге:”Без татарча укый белмибез”, — дип, газетага язылудан баш тартырга ашыгалар. Өлкән буынның бурычы нәкъ менә балалары, оныклары белән сөйләшеп, аңлату эшләре алып барудан гыйбарәт тә инде бүген.

Сүз халык санын алу кампаниясенең якынлашуы, анда катнашуның мөһимлеге турында да барды. Үзләре җанисәп алучылар булып эшләүче Илсөяр Мамедова, Әлфирә Дәүләтова бу кампаниянең үзенчәлекләрен аңлаттылар, сорауларга җавап та бирделәр. Аларның сөйләве буенча, “Госуслуги” сайты аша анкета сорауларына җавап биргәч, “Отправить переписные листы” дигән төймәгә басарга кирәк. Ләкин әле бу син халык саны теркәлүче исемлеккә кердең дигән сүз түгел. Төймәгә баскач, синең телефонга яки «Госуслуги» сайтындагы кабинетыңа код киләчәк. Шул кодны халык санын алучы белгечкә күрсәтеп (ул өегезгә килгәч, килмәсә, тикшерүчеләр утыручы нокталарга барып), аның планшеты аша “укыткач”кына, син халык саны теркәлүче гомуми исемлеккә керәчәксең. “Госуслуги” сайты аша теркәлү 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр барачак. Ә халык санын алу кампаниясе 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 2002 елда Удмуртиядә яшәүче татарлар 110 мең булса, 2010 елда бу сан 98 меңгә калган. Быел безгә һич кенә дә кимергә ярамый, чөнки саныбыз кимү милли тормышыбызга, шул ук газетабызның, теле-радиотапшыруларыбызның язмышына да начар тәэсир итәчәк. Халык санын алу һәм “Яңарыш”ка язылу капманияләрендә үзебез генә түгел, гаиләбез белән катнашып, татар булуыбызны белдерсәк, киләчәгебез ышанычлы булыр, йөзебезгә кызыллык килмәс.

Рәмзия Габбасова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*