tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил Шәфигуллин истәлегенә
Равил Шәфигуллин истәлегенә

Равил Шәфигуллин истәлегенә

Мәләкәс шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Өмет” газетасының даими авторы Равил Шәфигуллинның фани дөньядан бакыйлыкка күчүенә бер ел булды. Шул уңайдан Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Ясин уку мәҗлесе үткәрелде. Анда мәрхүмнең фикердәшләре, авылдашлары һәм якыннары катнашты.

Мәҗлестә катнашучылар күмәкләшеп тәхлил әйткәннән соң, мәчетнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов изге Коръәни-Кәримнең “Ясин”, “Тәбарәк” сүрәләрен укыды һәм Равил абыйның, барча әрвахларның да рухлары шат булуын теләп дога кылдырды. Равил абый мәчетебездә оештырылган бер генә чарадан да читтә калмады, мәхәллә халкын дини эчтәлектәге шигырьләре белән шатландырып яшәде, диде хәзрәт. Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Мәләкәс шагыйренең дистәгә якын китап чыгарып, исән вакытта ук үзенә һәйкәл куюы турында сөйләде. Кеше китә, җыры кала, дигән гыйбарә Равил абыйга бик тә туры килә, ул халкыбызга меңләгән шигырь, йөзләгән җыр язып калдырды, бу – бәһасез рухи, әдәби мирас, диде төбәгебез татарларының лидеры.

“Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов каләм иясенең утыз елга якын бердәнбер татар басмасы белән тыгыз элемтәдә торуы, атна саен редакциягә шалтыратып хәл белешүе, киңәш һәм тәкъдимнәрен җиткерүе хакында бәян итте.

Ә Димитровград шәһәр татар автономиясе җитәкчесе Фәнис Заббаров Равил аганың гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак, кешелекле, юмор хисенә ия булуы турында искә төшереп сөйләде. Ул шәһәребез татарларын берләштереп, үз тирәсенә туплап торды, шагыйрь, язучы, сценарийлар авторы һәм алып баручы буларак халык хөрмәтен казанды, диде Фәнис әфәнде.

Өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Габдулхак Мурзаханов танылган шәхесләр – Гакыйль абый Сәгыйров белән Равил ага Шәфигуллинның үзләренең бай иҗатлары белән Мәләкәс данын еракларга таратулары турында сөйләде. Равил абый татар өчен җан атып, телебезнең киләчәк язмышы турында борчылып яшәде, соңгы сулышына кадәр халкыбызга тугрылыклы хезмәт итте, диде Габдулхак Абдулла улы.

Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева Равил абыйның милли мәгариф учагында һәрвакытта да көтеп алынган кунак булуы, һәр бәйрәмгә яңа шигырен язып килүе һәм балалар каршысына чыгып ялкынлы укуы турында искә алды. Безнең арабыздан киткән якты йолдызыбызны сагынабыз һәм юксынабыз, балаларга милли, рухи-әхлакый тәрбия бирү максатында, шигырьләрен татар әдәбияты дәресләрендә файдаланабыз, укучылар аларны бик теләп өйрәнәләр, диде Мөнирә Мәүлет кызы. Ә әдипнең хәләл җефете Роза апа Шәфигуллина Равил абыйга бәйле истәлекләрне кадерләп саклаулары, һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре өчен Җәмигъ мәчет мәхәлләсенә, татар автономиясенә һәм игелекле эшмәкәрләргә олы рәхмәт сүзләрен юллады.

Быелның 1 декабрендә яраткан шагыйребез, фикердәшебез һәм дустыбыз Равил Хасият улы Шәфигуллинның тууына 80 ел була. Әлеге датага багышлап өлкә һәм шәһәр автономияләре әдәби-музыкаль кичәләр үткәрергә ниятлиләр.

И.ХАСИБОВ.

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*