20 майда Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Милли тормыш һәм дин» XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин рухи мәдәниятне үстерүгә, милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. Ә Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илсур Миңнемуллин Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

Форумның әһәмияте зур. Татарстанга Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче дин әһелләре 13нче тапкыр җыелды. Ә бу – аралашу, яңа танышулар, тәҗрибә алу дигән сүз. Монда дин әһелләре, дәүләт хезмәткәрләре, эшмәкәрләр үзара аралаштылар, эшлекле сөйләшүләр алып бардылар. Дини сораулар булсынмы, милли өлкәдәме, бизнесмы – уртак эшләребез һәм бурычларыбыз күп.
Идел Буе Болгарында Исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан шундый чараларның уздырылуы әйтеп бетергесез әһәмиятле. Бу илебезнең күпмилләтле дәүләт булуы, һәм һәр конфессиянең дә роле мөһим, аларның барысының да тигез икәнлеген исбатлый. Без бернигә дә карамый бу дуслыкны саклау, ныгыту өчен көчебездән килгәнчә эшләргә тиеш. Форумны уздырганнары, аны югары дәрәҗәдә оештырганнары, безнең хезмәтебезне күреп, югары бәяләүләре өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да очрашулар, уртак эшләр насыйп булсын”.

Болгар җире – 1100 ел элек Ислам динен кабул иткән төп урын. Монда безнен бабаларыбызның бер өлеше яшәгән. Татарларның Ислам диненең башлангычы нәкъ менә Болгардан башлана. 1100 ел элек Багдад хәлифәсеннән делегация чакыртып, болгарлар бөтен дөньяга: «Без үз иркебез, үз теләгебез белән, үзебез сайлап, Ислам динен дәүләт дәрәҗәсендәге дин итеп кабул иттек. Һәм без – Ислам дөньясының бер өлеше», – дип, үзләрен таныталар. Хәнәфи мәзһәбе кабул ителгән. Ул безнең көнгә кадәр шул рәвештә килеп җиткән. Хәтта көчләп чукындыру вакытында да динебез сакланып калган. Әби патша заманасында Ислам дине рәсмиләштерелгәч, татар халкы куанычтан бер-бер артлы мәчетләр төзи башлаган. Бүгенге көндә дә динебезнең ирекле булуы, Аллаһ йортлары салынуы, мәдрәсәләр төзелүе зур куаныч, шатлык булып тора. Бу юбилей чаралары да иң беренче менә шушы бай тарихыбызны күрсәтә.
Тагын шунысына игътибар иттем: форум барышында 1100 еллыкка багышланган, тулысынча тарихны яктырткан күргәзмәләр күрмәдем. Ул яктан Ижаудагы К.Герд исемендәге милли музейда ачылган күргәзмә күпкә отышлырак һәм тулаем максатка туры килә торган булып чыкты. Белгечләр әйтүе буенча да, ул – Россиядә иң яхшы күргәзмәләрнең берсе. Моның белән бик горурланам».
Дамир хәзрәт Әхмәтов, Ижау Үзәк мәчет имамы: «Минем өчен иң истәлекле вакыйга. Казанда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчет урынында Татарстан мөфтие җитәкчелегендә беренче җомга намазы үткәрелгәннән соң, мәчет төзелешенә истәлекле таш кую тантанасы булды. Әлеге рәсми чарага мәртәбәле кунаклар килде. Шунысы кызыклы, аңа кадәр һава торышы начар булса да, нәкъ әлеге чара вакытында кояш чыкты. Ә тантана тәмамлангач, яңгыр ява башлады. Булачак мәчет үз эченә 10 мең кеше сыйдырыр дип исәпләнә».
