tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Новосибирск өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Новосибирск өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Новосибирск өлкәсенә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Новосибирск шәһәренә килде.

Новосибирск Халыкара аэропортында аны «Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Әмир Гәрәев һәм  Новосибирск өлкәсенең татар мәдәни үзәге директоры Равза Тихомирова каршы алды.

Бүген  Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәре мэры урынбасары – мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты башлыгы Анна Терешкова белән очрашачак.

Шулай ук эшлекле сәфәр кысаларында Новосибирск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Юрий Петухов һәм Новосибирск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу,  Татар мәдәнияте йортына бару  планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*