tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәре Татар мәдәни үзәгендә булды
Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәре Татар мәдәни үзәгендә булды

Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәре Татар мәдәни үзәгендә булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәренә сәфәрен Татар мәдәни үзәгеннән башлады. Биредә аны милләттәшләребез каршы алды. Чарада Новосибирск шәһәре мэры урынбасары-мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты җитәкчесе Анна Терешкова катнашты. Үзәк эшчәнлеге белән кунакларны биредәге җитәкче Равза Тихомирова таныштырды.

Новосибирск өлкәсендә Татар мәдәни үзәге 1990 нчы елларда оеша. Узган ел алар яңа бинада эшли башлады. Элеккеге балалар бакчасын төзекләндереп, биредә милләттәшләребезгә аралашу, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, иҗат коллективларына эшләр өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. Ачылыш тантанасында Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашкан иде.

Татар мәдәни үзәге ачылганда аның ишегалдына кунаклар яшь алмагачлар да утырткан иде. Равза Тихомирова аларны Васил Шәйхразыевка күрсәтте. Алмагачлар барсы да матур булып чәчәккә төренгән.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*