tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәре мэры урынбасары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәре мэры урынбасары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәре мэры урынбасары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Новосибирск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында башкаланың мэр урынбасары – Новосибирск шәһәре мэриясенең Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты башлыгы А. В. Терешкова белән очрашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр 5 июньдә Новосибирск шәһәрендә узачак милли бәйрәмебез Сабан туена кагылышлы мәсьәләләр буенча сөйләштеләр. Себер федераль округының үзенчәлекле дуслык фестивале булып узучы әлеге бәйрәм чарасына Татарстан Республикасыннан Буа районы җаваплы.

Очрашу Новосибирск өлкәсенең Татар мәдәни үзәгендә үтте. Эшлекле очрашудан соң мэр урынбасары үзәкнең эшчәнлеге белән дә танышып чыкты. Очрашуда “Новосибирск өлкәсенең региональ татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы” президенты Әмир Гәрәев, Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге дәүләт учреждениесе директоры Рауза Тихомирова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*