tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсының җиңүчеләре билгеле
“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсының җиңүчеләре билгеле

“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсының җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан, “Ислам нуры-мәчетләрдә” дип исемләнгән конкурс оештырган иде. Ул 2022 елның 11 нче апрелендә башланып 21 нче майга кадәр дәвам итте.

Шушы вакыт аралыгында бәйгегә бик күп матур эшләр килде. Катнашучылар үз төбәкләрендәге мәчетләр, аларның тарихы, имамнары, авылда дин үсешенең бүгенгесе турында эчтәлекле язмалар һәм кызыклы фотосурәтләр җибәрде. Конкурска эшләр Казан, Чаллы шәһәрләреннән,  Татарстанның Яңа Чишмә, Менделеевск, Теләче, Арча, Буа, Азнакай, Мамадыш, Апас, Әлки, Сарман, Әтнә, Мөслим, Чистай районнарыннан, шулай ук Самра, Омск өлкәләре, Башкортстан республикасыннан килде.

Конкурс яшь категориясе буенча өчкә бүленгән иде: 10-14яшь, 15-20 яшь, 21 яшьтән өлкәнрәкләр.  Һәр категориядә дә игътибарга лаек хезмәтләр булды. Һәм шунысы сөендерә: мәчетләребез тарихы, динебез белән яшьләр дә кызыксына, белемгә омтыла. Без барлык катнашучыларыбызга да зур рәхмәт белдерәбез. Иң кызыклы язмалар киләчәктә “Татарлар” газетасында да урын алачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының көне һәм үткәрелү урыны турында аерым хәбәр итәрбез. Бөтендөнья татар конгрессының сайтын, вконтакте төркемен, телеграм каналын карап барыгыз.

“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсының җиңүчеләре исемлеге: 

10-14 яшьлекләр арасында:

I урын – Зәлинә Шәмиева  ( 11 яшь, Яңа Чишмә районы)

II урын – Муса Нургалиев (13 яшь, Казан шәһәре)

III урын – Алсу Мансурова ( 13 яшь, Башкортстан, Бүзәк районы)

15-20 яшьлекләр арасында:

I урын – Йосыф Нургалиев ( 15 яшь, Казан шәһәре)

II урын – Әдилә Хәйбуллина ( 16 яшь, Буа районы)

III урын – Ислам Хәсәнов (17 яшь, Мөслим районы)

21 яшьтән өлкәнрәкләр арасында: 

I урын – Әлфия Хәкимова ( 62 яшь, Чистай шәһәре)

Фәгыйлә Чумарова ( 64 яшь, Омск өлкәсе)

II урын – Алсу Дияр ( 58 яшь, Мамадыш районы)

Айсылу Сәгъдиева ( 29 яшь, Әтнә районы)

III урын – Венера Хәйруллина ( 62 яшь, Апас районы)

Кәүсәр Шәйхетдинова (66 яшь, Самара өлкәсе)

Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр:

Фирая Ганиуллина (Мингалиева)  ( 55 яшь, Мамадыш районы)

Эльмира Хөсәенова ( 34 яшь, Чаллы шәһәре)

Рәйсә Фәйзуллина (63 яшь, Теләче районы)

Рәшид Амишов ( 35 яшь, Буа шәһәре)

Миләүшә Гәрәева ( 60 яшь, Мөслим районы)

Гөлнара Ибраһимова (48 яшь, Арча районы)

Зөлфия Ибраһимова (42 яшь, Теләче районы)

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*