tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Новосибирск өлкәсе Губернаторының Беренче урынбасары Юрий Петухов белән очрашты
Милли Шура рәисе Новосибирск өлкәсе Губернаторының Беренче урынбасары Юрий Петухов белән очрашты

Милли Шура рәисе Новосибирск өлкәсе Губернаторының Беренче урынбасары Юрий Петухов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәрендә. Биредә ул Новосибирск өлкәсе Губернаторының Беренче урынбасары Юрий Петухов белән очрашты.

Очрашу кысаларында Васил Шәйхразыев Себер һәм Ерак Көнчыгышка эшлекле сәфәрләр турында сөйләде, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, 2022 елда гамәлгә ашырылачак проектлар һәм чаралар турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Шулай ук Милли Шура рәисе Новосибирск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгенең штат мәсьәләсен, аерым алганда өстәмә урыннар бирүне хәл итүдә ярдәм сорады. Юрий Петухов мәсьәләне контрольгә алачагын вәгъдә итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*