tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең дин эшлеклеләре XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашты
Удмуртиянең дин эшлеклеләре XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашты

Удмуртиянең дин эшлеклеләре XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашты

20 майда Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Милли тормыш һәм дин» XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт бүләк­лә­рен тапшырды. Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин рухи мәдәниятне үстерүгә, милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. Ә Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илсур Миңнемуллин Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие: «Форум мөһим чараларга бай булды. Шуларның берсе – «Хәләл экспо» халыкара күргәзмә экспозициясе. Монда 60ка якын илдән килгән делегация вәкилләре катнашты. Быел күргәзмә 5 нче тапкыр үткәрелде. Аның масштабы арта – узган елдагылар белән чагыштырганда 2 тапкырга артып, 10 мең кв. метрны били. Хәзерге вакытта мондый күргәзмәне оештыру аеруча мөһим. Чөнки Россиядә эшмәкәрлек үзен җәелдерү, үстерү өчен яңа юллар эзли. Бәлки, менә нәкъ Гарәп илләре шушы мөмкинлекләрне ачучы юлларның берсе булыр да. Күргәзмә Россиядә хәләл индустрияне популярлаштыруга, потенциаль сатып алучыларга һәм партнерларга продукцияне тәкъдим итү мөмкинлеге бирүгә юнәлдерелгән иде. Без, мөселманнар, Россиядә җитештерелгән хәләл продукцияне кулланабыз. Аны башка илләргә сатып, бюджетка акча да кертә алабыз. Хәзерге вәзгыятьтә кемнең безнең өчен дус, кемнең дус түгел икәнен күрергә мөмкин. Күрүебезчә, көнчыгыш илләренең безнең белән эшләргә теләкләре бар. Төркия, Индонезия, Малайзия, Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче дин әһелләре, эшмәкәрләр белән үзара хезмәттәшлегебезне ныгытырга кирәк. Иң мөһиме, дәүләт структураларының шушы хәләл юнәлештә эшләүче эшмәкәрләргә ярдәм итүләре. Чөнки чит ил базарына чыгу өчен, әлбәттә, дәүләт ярдәме нык кирәк. Бу очракта Татарстан Республикасын үрнәк итеп куярга була. Хәләл җитештерү индустриясен үзендә генә үстереп калмый, башка регионнарга да ярдәм итә. Мәсәлән, республика банкларының берсе бөтен операцияләрне дә хәләл стандартлар буенча гына башкарып була торган карта чыгарган. Әлеге күргәзмәдә мин үземә шундый карта алдым. Алга таба аның ничек эшләвен карарбыз. Гомумән, минем фикеремчә, без хәләл юнәлештә эшләүче эшмәкәрләргә ярдәм итәргә тиеш. Аларның безнең теләктәшлекне күреп, тоеп торулары зарур.
Форумның әһәмияте зур. Татарстанга Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче дин әһелләре 13нче тапкыр җыелды. Ә бу – аралашу, яңа танышулар, тәҗрибә алу дигән сүз. Монда дин әһелләре, дәүләт хезмәткәрләре, эшмәкәрләр үзара аралаштылар, эшлекле сөйләшүләр алып бардылар. Дини сораулар булсынмы, милли өлкәдәме, бизнесмы – уртак эшләребез һәм бурычларыбыз күп.
Идел Буе Болгарында Исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан шундый чараларның уздырылуы әйтеп бетергесез әһәмиятле. Бу илебезнең күпмилләтле дәүләт булуы, һәм һәр конфессиянең дә роле мөһим, аларның барысының да тигез икәнлеген исбатлый. Без бернигә дә карамый бу дуслыкны саклау, ныгыту өчен көчебездән килгәнчә эшләргә тиеш. Форумны уздырганнары, аны югары дәрәҗәдә оеш­тырганнары, безнең хезмәтебезне күреп, югары бәяләүләре өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да очрашулар, уртак эшләр насыйп булсын”.

Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе: «Күп кеше: «Ел саен мондый форумнар ник үткәрәсез? Ник анда барасыз?» – дип сорый. Беренчедән инде без: имамнар, абыс­тайлар, мәдрәсәдә остазлар ел дәвамында үзебезнең җирлектә эшчәнлек алып барабыз. Шундый форумнарда исә без үзара танышабыз, аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Икенче ягы, бу – бөтен илебез имамнары белән очрашу мөмкинлеге. Чөнки мәдрәсәдә бергә укыган сабакташлар белән дистәләгән еллар күрешкән юк. Ә мондый форумнарда без рәхәтләнеп очрашабыз, куанышып сөйләшәбез. Хәтта шәкертләрем белән дә күрешү насыйп булды.
Болгар җире – 1100 ел элек Ислам динен кабул иткән төп урын. Монда безнен бабаларыбызның бер өлеше яшәгән. Татарларның Ислам диненең башлангычы нәкъ менә Болгардан башлана. 1100 ел элек Багдад хәлифәсеннән делегация чакыртып, болгарлар бөтен дөньяга: «Без үз иркебез, үз теләгебез белән, үзебез сайлап, Ислам динен дәүләт дәрәҗәсендәге дин итеп кабул иттек. Һәм без – Ислам дөньясының бер өлеше», – дип, үзләрен таныталар. Хәнәфи мәзһәбе кабул ителгән. Ул безнең көнгә кадәр шул рәвештә килеп җиткән. Хәтта көчләп чукындыру вакытында да динебез сакланып калган. Әби патша заманасында Ислам дине рәсмиләштерелгәч, татар халкы куанычтан бер-бер артлы мәчетләр төзи башлаган. Бүгенге көндә дә динебезнең ирекле булуы, Аллаһ йортлары салынуы, мәдрәсәләр төзелүе зур куаныч, шатлык булып тора. Бу юбилей чаралары да иң беренче менә шушы бай тарихыбызны күрсәтә.
Тагын шунысына игътибар иттем: форум барышында 1100 еллыкка багышланган, тулысынча тарихны яктырткан күргәзмәләр күрмәдем. Ул яктан Ижаудагы К.Герд исемендәге милли музейда ачыл­ган күргәзмә күпкә отышлырак һәм тулаем максатка туры килә торган булып чыкты. Белгечләр әйтүе буенча да, ул – Россиядә иң яхшы күргәзмәләрнең берсе. Моның белән бик горурланам».

Дамир хәзрәт Әхмәтов, Ижау Үзәк мәчет имамы: «Минем өчен иң истәлекле вакыйга. Казанда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчет урынында Татарстан мөфтие җитәкчелегендә беренче җомга намазы үткәрелгәннән соң, мәчет төзелешенә истәлекле таш кую тантанасы булды. Әлеге рәсми чарага мәртәбәле кунаклар килде. Шунысы кызыклы, аңа кадәр һава торышы начар булса да, нәкъ әлеге чара вакытында кояш чыкты. Ә тантана тәмамлангач, яңгыр ява башлады. Булачак мәчет үз эченә 10 мең кеше сыйдырыр дип исәпләнә».

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*