tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театры чыгыш ясый
Уфада “Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театры чыгыш ясый

Уфада “Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театры чыгыш ясый

19 ноябрьдә Уфада “Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театры чыгыш ясый

Башкортстан  татарларының милли-мәдәни автономиясе төрле юнәлештә зур проектларны тормышка ашыра. Алар гаилә кыйммәтләрен, милли гореф-гадәтләрне ныгытуга, халкыбызның үзенчәлеген саклап калуга, милли аш-суны тергезү, саклау һәм үстерүгә, татар авылларының хәлен яхшыртуга юнәлтелгән. Шулар арасында “Тукай моңнары”, “Ике аккош”, “Пушкин, Тукай һәм Кәрим”, “Бәлешфест”, “Гаилә учагы” проектларын аерым атап үтәргә кирәк.

Әлеге көндә автономия “Театр — яктылыкка, нурга илтә…” проекты өстендә эшли. Бу чара Русиядә игълан ителгән Театр елы кысаларында тормышка ашырыла. Ул Татарстанның Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Аның авторы — филология фәннәре кандидаты, Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы Альбина Хәлиуллина.

“Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театры — республикада бай тарихка ия коллектив. Ул респуб­ликаның  зур тәҗрибә туплаган, әйдәп баручы театр­ларның берсе һәм Кушнаренко райо­нының визит карточкасы да. Бу коллектив йөздән артык театраль постановкалар куйган. Беренче адымнар 1958 елда башлана. Композитор Тәлгать Шәрипов  Кушнаренко район мәдәният йорты каршында драма түгәрәге оештыра. Ә инде 1962 елда Мос­тай Кәримнең “Кыз урлау” пьесасы буенча куелган спектакль коллективка  танылу алып килә. Озак та үтми “халык театры” исеме бирелә. Төрле елларда театр үсешенә режиссерлар

А. Камилҗанов, С. Әбраров, А. Мамлиев, Ф. Имаметдинов, Ф. Әрдәширова, Р. Сол­танов, Г. Сә­хә­ветдинов, Ф. Фазылов күп көч сала. 1987 елдан театрның сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры — Энҗе Гыймалетдинова.

Театр коллективы фестиваль-конкурсларда һәрдаим катнашып килә, “Халык театры” исемен яулый. Мәсәлән, 2003 елда  “Алтын тирмә” милли театрлар фестивалендә Ә. Атнабаевның “Балакайларым” спектакле өчен өченче урын бирелә. 2010 елда һәвәскәр театрларның “Театраль рампа” республика фести­валендә И. Шиһаповның “Исерек айныса, хәерче баеса” спектакле белән катнашып, икенче урынга чыгалар.  2013 елда әлеге фестивальдә  Г. Зәйнашеваның  “Гайфи бабай, өйлән, давай!” спектакле белән Гран-при алуга ирешәләр.  2018 елда “Алтын тирмә” милли театрлар фестивалендә Т. Миң­нуллинның  “Гөргөри кияүләре” белән диплом яулыйлар.  Быел “Идел-йорт” төбәкара театр коллективлары фестивалендә Т. Миң­нуллинның “Гөргөри кияүләре” белән шулай ук дипломнар алалар.

Туфан Миңнуллин “Гөргөри кияү­ләре”н 1993-94 елларда иҗат иткән. Пьесаның жанры — этнографик музыкаль комедия. “Гөргөри кияү­лә­ре”н язу өчен драматург керәшен җыру­ларын, гореф-гадәтләрен ныклап өйрәнә. Таш­кирмән (Татар­станның Лаеш районы) авылында керәшеннәр арасында яшәп ала. Бу халыкчан пьеса татар, башкорт театрларында даими куелып тора.

Нәкъ шушы спектакль белән 19 ноябрьдә “Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театры Уфада чыгыш ясаячак. Коллектив башкала сәхнәсендә чыгыш ясар өчен күптәннән җиң сызганып эш башлады. Тәүге чиратта, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте, Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган осталык дәресләрен Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары — Башкортстанның халык һәм Татар­станның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина һәм Айнур Баянов үткәрделәр.

Алар, шулай ук, спектакльдә уйнаучы һәр үзешчән артистның чыгышына тулы характеристика биреп, үз фикерләрен белдерде. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәре Илшат Галимҗанов хореография, гомум режиссура буенча киңәшләрен бирде.  Театрның режиссеры Энҗе Гыймалетдинова әйтүенчә, аның эшчәнлегендә беренче еллардан ук актив катнашкан актерлар да бар, яшьләр дә үсеп килә. Башкала тамашачысына күрсә­тәчәк чыгышта алар­ның иң осталары сайлап алынды. Гөргөри ролен Башкорт­стан­ның атказанган укытучысы — Галимхан Гәрәев, Кәтер­нәне — Рәфисә Абдуллина, Үринәне — Гүзә­лия Исламова, Жаграпны — Рөстәм Мостафин, Бәчкене — Рәфис Бакиев, Микушны — Владислав Гвоздев, Гөр­пинәне — Рузилә Вәли­әх­мәтова, Палыйны — Нәзирә Сәхәпова, Әүдәкине — Баш­корт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Маһира Нуруллина башкарачак. Спек­такльдә Фидрат Бикмөхәм­мәтов җитәк­челегендә “Моң” халык уен кораллары ансамбле катнаша. Рәссамы — Ирина Шәрипова, тавыш операторы — Фидус Сафин,  яктырту операторы — Илшат Арсланов.

— Бу проект коллективның үзендә һәм,  шулай ук, Уфа тамашачысында  уңай тәэссоратлар калдырыр дип уйлыйм. Чөнки районда эшләп килгән театрларның башкала сәхнәсенә чыгуы — күпләрнең хыялы. Ә инде һәвәскәр артистларның уйнау дәрәҗәсе югары булачагына шигем юк. Спектакль өчен яңа костюмнар әзерләнде, декорация яңартылды, сәхнә бизәлеше өстендә эшләнде. Инде тамашачыларны Уфа “Нур” татар дәүләт театрында көтеп калабыз. Тамаша зур залда була, керү бушлай, — диде проект җитәкчесе Альбина Хәлиуллина.

Бөек шагыйребез ГабдуллаТукай әйткәнчә, “Театр — яктылыкка, нурга илтә…”. Күңелегезне, җаныгызны сафландырыр өчен театрга килегез, күрегез!

Автор: Зөһрә ИСЛАМОВА
kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*