tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Калфаклар” модасы, “Түбәтәй” уены
“Калфаклар” модасы, “Түбәтәй” уены

“Калфаклар” модасы, “Түбәтәй” уены

Шушы көннәрдә Тәтешнең Рима Сафиуллова җитәкчелегендәге “Ак калфак” иҗтимагый оешмасындагы гүзәл затлар сабыйлар янына килде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр аларны шигъри юллар белән сәламнәп каршылады.

Биредә сабыйлар тәрбияче Алинә Зәйнуллина җитәкчелегендә татар халкының милли киемнәреннән күргәзмә бизәгәннәр. “Мондагы борынгы әйберләрне авыл кешеләре ярдәмендә тупладык”, – диде тәрбияче Алинә Зәйнуллина. Ә инде балаларның әти-әниләре булышлыгында ясаган кул эшләнмәләре – бизәкле читекләр, сәйлән кушып ясалган калфаклар, үзенчәлекле түбәтәй һәм алъяпкычлар игътибарны аеруча җәлеп итте.

Чараның исеме дә күңелне җылытып, нур өсти торган – “Әбиемнең серле сандыгы”. Ул бигрәкләр дә җанлы узды. Авылның “Ак калфак”лары Гөлсинә Габбазова, Мәрьям Зиннәтуллина, Фәридә Гайнуллина тамаша барышында сабыйларның әбиләре булып уйнады. Әлеге күренештә алар якты хатирәләрне, борынгы тормышның көнкүрешен яңарттылар, сандыктагы һәрбер әйбернең тарихы турында сөйләделәр, ә балалар моңа җавап итеп, шуларга багышлап матур йолаларны дәвам итүләрен, аларны әлегә кадәр саклап килүләрен күрсәттеләр. Ахырдан күмәкләшеп “Әйлән-бәйлән” җырладылар.

Яшь артистлар Алмаз Габбазов, Рияз Зәйнуллин, Илназ Габбазов, Нияз Зиннәтуллиннарың җырлары, Нияз Зәйнуллин белән Ралинә Шәфигуллинаның татар халык биюе, шулай ук малайларның “Түбәтәй” уены, кызларның “Калфаклар” модасы, Диләрә Нигъмәтуллина башкаруында “Читек” шигыре, Илназ Зиннәтуллиның “Туган тел” җыры илаһи соклану белән бергә рух күтәренкелеге дә өстәде. Шуннан соң “Миләшкәй”дә тәрбияләнүче бер сабыйның әнисе Гөлнара Габбазова камзул бизәү буенча мастер-класс уздырды. Монда инде беркем дә битараф кала алмады, уңган хуҗабикәнең куллары-кулга йокмый, һәр бизәлеш үзенең матурлыгы белән таң калдыра.

“Чараны үткәргәндә балалар бакчасы мөдире Фирая Шәйхетдинова, кече тәрбияче Рузилә Габбазова нык ярдәм итте, аш пешерүчебез Нурзалия Нигъмәтуллина тәмле ризыклар әзерләп сыйлады. Тәтештән килгән “Ак калфак”лылар татлы ризыклар һәм уенчыклар алып килгәннәр. Моңа балалар бик сөенде, рәхмәт белдерделәр, шулай ук без дә аларга чиксез хөрмәтебезне белдерәбез”, – диде тәрбияче Алинә Зәйнуллина.

Сания Сәмигуллина 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*