8 октябрь көнне, Уфаның Киров районында урнашкан “Ихлас” мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган тантаналы мәҗлес узды. Чарада Башкортстан мәдәниятенә, җыр сәнгатенә зур өлеш кертүче танылган җырчылар, театр әһелләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты.
⠀
Чара нәфис сүз, Пәйгамбәребезнең бөеклеген исбатлаучы хәдисләр, “Илаһиләр” төркеме башкаруында мөнәҗәтләр белән үрелеп барды.
⠀
“Ихлас ” мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы, холык-фигыле турында кунакларга укып җиткерде.
⠀
“Ихлас ” мәхәлләсенең мәҗлес рәисе, “Раббәни ” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм белән Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов җәмәгатьчелеккә үгет-нәсихәтләрен бирделәр.
Очрашу татар-башкорт сәнгатендә, мәдәниятендә эз калдырган олуг шәхесләребез рухына дога кылу белән тәмамланды.
Чыганак: БРда БТК вәкиллеге