tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаилә һәм мәктәп театрларының I Республика фестиваль-конкурсының сайлап алу этаплары старт алды
Гаилә һәм мәктәп театрларының I Республика фестиваль-конкурсының сайлап алу этаплары старт алды

Гаилә һәм мәктәп театрларының I Республика фестиваль-конкурсының сайлап алу этаплары старт алды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары башлана.

Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән мондый бәйге Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры оештыра. Конкурс Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы 100гә якын гариза килде. Бәйгедә катнаша торган мәктәп һәм гаилә театрлары спектакльләрен жюри октябрь ахырына кадәр караячак.

Сайлап  алу этаплары графигы:

7 октябрь – 10.30-12.50

14 октябрь – 10.00-12.50; 14.30-16.50

17 октябрь – 10.00-12.50; 14.30-16.30

18 октябрь – 10.00-12:50; 14.30-17.50

20 октябрь – 10.00-12.50, 14.30-17.50

Бәйге дәвамында катнашучылар һәм җанатарлар арасында 3 смартфон уйнатылачак. Фестиваль 2 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамлана. Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка алачак.

Искәртеп узыйк, фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*