tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның “Ихлас” мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган тантаналы мәҗлес узды
Уфаның “Ихлас” мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган тантаналы мәҗлес узды

Уфаның “Ихлас” мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган тантаналы мәҗлес узды

8 октябрь көнне, Уфаның Киров районында урнашкан “Ихлас” мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган тантаналы мәҗлес узды. Чарада Башкортстан мәдәниятенә, җыр сәнгатенә зур өлеш кертүче танылган җырчылар, театр әһелләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты.

Чара нәфис сүз, Пәйгамбәребезнең бөеклеген исбатлаучы хәдисләр, “Илаһиләр” төркеме башкаруында мөнәҗәтләр белән үрелеп барды.

“Ихлас ” мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы, холык-фигыле турында кунакларга укып җиткерде.

“Ихлас ” мәхәлләсенең мәҗлес рәисе, “Раббәни ” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм белән Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов җәмәгатьчелеккә үгет-нәсихәтләрен бирделәр.

Очрашу татар-башкорт сәнгатендә, мәдәниятендә эз калдырган олуг шәхесләребез рухына дога кылу белән тәмамланды.

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*