Кечкенә дә, төш кенә, дип Алия кебекләр турында әйтәләр. Җыйнак кына гәүдәле, бөтерчек кебек җитез, чибәр бу кызның рухи көченә, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның нәзберек иңнәрендә авыр, җитди вазифа – ул татар теле укытучысы. 2017 елны кулына кызыл диплом алып, хыялы хакына бик күп мөмкинлекләрдән баштартып, якты, ихлас максатлар белән, татар теле мөгаллиме булып мәктәп бусагасын атлап кергән Алия ул!
БЕЛЕШМӘ:
Алия Илфак кызы Корбанова 1994 елның 23 гыйнварында Актаныш районы Яңа Кормаш авылында туган. Чаллы дәүләт педагогика университетында югары белем алган. Татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчесе. Чаллының 52 нче мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли, Чаллыда яши.
– Алия, ни өчен укытучы һөнәрен сайладың? Һәм ни өчен нәкъ татар теле мөгаллиме булырга уйладың?
– Бу һөнәрне сайлавыма беренче укытучым Эльмира апа сәбәпче булды. Мин аңа карап гел соклана идем. Чөнки ул тышкы кыяфәте белән генә түгел, эчке күңеле белән дә гүзәл кеше. Минем дә аның кебек изге күңелле, яхшы укытучы буласым килде. Туган телем – татар теленә мәхәббәт, аның киләчәге өчен борчылу мине татар филологиясенә китерде.
– Укытучы булып туарга кирәк, дигән фикер белән килешәсеңме?
– Әйе, килешәм. Чөнки укытучы кешенең тумыштан бирелә торган сәләт – күңелендә нур була. Һәм ул шул нурны, аң-белем, тәрбияне башкаларга тарата. Мондый эшне таш бәгырьле, күңеле ямьсез кешеләр эшли алмый. Укытучы – җир йөзендәге иң авыр һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Чөнки син үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә җавап тотасың. Киләчәктә балаларның нинди кеше булулары укытучыларыннан тора.
– Студент вакытта ук үзеңне талантлы һәм максатчан, булдыклы шәхес итеп күрсәткәнсең, халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яулагансың. Төрле мәктәпләрдән тәкъдимнәр булгандыр. Ни өчен Чаллыны һәм 52 нче мәктәпне сайладың?
– Бишенче курсны төгәлләгәндә, төрле тәкъдимнәр булды. Туган ягым Актанышта эшләү мөмкинлеге бар иде. Ләкин Чаллыда каласым килде. Мин Чаллыны яратам. Монда яшьләр өчен, үз талантыңны күрсәтү, ачу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә, шәһәрнең 52 нче мәктәбенә татар теле укытучысы кирәк
дигән сүзне ишеткәч, эшләргә килдем. Бу мәктәпнең элек-электән милли җанлы татар мәктәбе икәнен ишетеп белә идем, студент чакта биредә белем бирүче педагогларның дәресләрен карарга да килгән бар иде.
– Сорауны кабыргасы белән куям: татар теле мөгаллиме булу авырмы?
– Яшермим, җиңел түгел. Мин һөнәрем буенча рус теле укытучысы да. Рус теленнән белем бирергә күпкә җиңелрәк. Бу фәннән балалар имтихан бирә, бөтен уку йортларында да укытыла, шуңа күрә аларның ул предметны укырга теләге бар, теләк булгач, алар белән эшләве рәхәт. Ә татар теленнән имтиханнар бирәсе юк,
күп кенә укучыларның татар телен өйрәнәсе, укыйсы килми. Аларны кызыксындыру өчен, яңа чаралар уйлап табарга, гел яңалык эзләргә, бик нык тырышырга туры килә.
– 2017 елдан соң, балаларда татар теленә карата мөнәсәбәт үзгәрдеме?..
– Үзгәрде шул. Монда әти-әниләрнең роле бар. Бөтен имтиханнар
рус телендә. «Татар теле безгә нигә кирәк соң? Нигә аны өйрәнергә? Күбрәк рус теле булсын!» – бу күп кенә әти-әниләр әйтә торган сүзләр. Ә балалар шуны кабатлый.
Имеш, татар телен, әдәбиятын бетереп, имтихан бирә торган предметларны куйсалар, балалар сынауларны яхшырак итеп язарлар иде. Менә шулай укучыларда татар теленә карата негатив туа.
– Мәктәпкә эшкә килгәннән бирле, сыйныф җитәкчесе дә бит әле син. Япь-яшь кенә кыз җилкәсендә – тулыбер сыйныфны «тоту», тыңлату, оештыру, ата-аналар белән эшләү…
– Мөгалимнең авыр, шул вакытта мөһим бурычы бар: сыйныф җитәкчесе вазифасы. Кемдер әлеге эшне укытучы эшенең өстәмәсе дип кенә, ә кемдер иң мөһиме, дип саный.
– Балалар белән мәш килгәндә, күңелле мәлләр дә буладыр бит. Эшләү дәверендә булган берәр кызыклы хәлне искә алып үт әле.
– Кызык вакыйгалар булып тора. Еш кына без укучылар белән төрле бәйгеләргә, конкурсларга йөрибез. Шулай бервакыт дүрт тугызынчы сыйныф укучысы белән «Татар-дозор» квест-уенына килдек. Безне уенны оештыручыларның берсе каршы алды. Карап-карап торды да, «Сез укытучысыз килдегезмени? Укытучыгыз кая?» – ди. Мине укучы дип уйлады. Укучыларым: «Менә безнең апабыз,» – дип миңа төртеп күрсәттеләр инде, көлешеп тә алдык шунда.
– Дөресен әйтик, мөгаллим статусы бүгенге көндә без үскәндәге кебек биеклектә түгел. Укытучы җәмгыть тарафыннан бүген хезмәт күрсәтүче буларак кына кабул ителә. Аның өстендә «тиешләр» артык күп. Ник шулай соң?
– Үземнең мәктәп елларын искә төшерәм. Өйгә кайтып, «Укытучы апа ачуланды» дип сөйли башласак, әниләр: «Дөрес эшләгән, тыңлап утырмагансыздыр», – дип кенә әйтә иде. Без шуңа күрә мөгаллимнәребезне тыңлый, хөрмәт итә идек. Ә хәзер башкачарак шул. Укытучыга ни әйтсәң дә ярый, дигән фикердәге балалар барлыкка килде. Ата-аналарның да тәртипсез сөйләшүләре, укучы алдында аның турында яман сүзләр әйтүләр дә бар. Элек «укытучы апаң күрсә, укытучы апаң белсә, укытучы апаңа әйтсәмме» дию бала өчен иң авыр җәза кебек иде.
– Хәзерге белем бирү системасында ниләр үзгәртер идең?
– Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез белем алгантрадицион системаны кире кайтарыр идем. ФДББС (ФГОС) системасында балалар үзләштерергә тиешле материалның күләме зур, авыр, укучыларның күбесе мәктәптә генә аңлап бетерә алмый, өйдә әти-әниләргә алар белән шөгыльләнергә, яисә репетиторга йөртергә туры килә. Йөртмичә булмый, чөнки IX сыйныфта ОГЭ, XI сыйныфта БДИ форматындагы имтиханнар бирәсе була. ОГЭ, БДИ, минемчә, уңышлы форма түгел. Ул балаларны, ата-аналарны куркытуга әйләнеп бара. Моның белән уңышка ирешеп булмый. БДИны туктатып торырга кирәк, элеккеге системага кайтып, берничә ел шулай эшләп карарга. Элек ничек булды да, хәзер ничек булды, чагыштырырга була. Элек бик күп фәннәрдән дәүләт имтиханы бар иде.
Шуңа ныклы әзерләнеп, һәр фәнне өйрәнеп, укытучы каршына чыгып утырып сөйлисең, аңлатасың. Менә бу чын белем тикшерү иде! Аннары укытучыларның иң зур бәласе – кәгазь эшен киметер идем. Тик ул бер дә кимүгә таба түгел, һәр елны артканнан арта гына. Азрак булса, безнең төп эшебезгә – балалар белән эшләргә (тәрбиягә, иҗатка) күбрәк вакыт калыр иде.
– Татар теле укытучысы буларак, ирешкән уңышларың турында да сөйләп үт әле, Алия.
– Мин – «Безнең яңа укытучы- 2017» гранты җиңүчесе. Берничә ел рәттән инде Айдар Хәлим, Туфан Миңнуллин исемендәге региональ укуларда призлы урыннар яулыйм. Ризаэддин Фәхреддин, Кадыйр Сибгатуллин исемндәге конференцияләр лауреаты. Иң зур уңышларны миңа укучыларым китерә. Узган ел татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында укучым призер булды.
– Син социаль челтәрләрдә дә актив. Матур итеп шигырьләр сөйлисең. Бу – күңел ихтыяҗымы, ялмы? Шигърияткә мәхәббәт нидән?
– Иҗатка, шигърияткә мин кечкенәдән гашыйк. Хәтерлим, бәләкәй чагымда ук авыл мәдәният йортының сәхнәсенә чыгып шигырьләр сөйли идем. Шигырьләр уку — ул минем күңел ихтыяҗы.
Берәр җирдә матур, эчтәлекле шигырь күрәм дә, ул күңелгә шундый якын була, аны кешеләргә дә җиткерәсе килә башлый. Сөйләмичә, социаль челтәрләргә куймыйча булдыра алмыйм. Мине тыңлаган кешеләрнең уңай комментарийларын күргәч, күңел үсеп китә, тагы берәр шигырь табып укыйсы килә. Казанда 175 нче гимназиядәге вакыйгадан соң, Рүзәл Минһаҗев гыйбрәтле шигырь язды, мин аны сөйләп, видеосын Рүзәлгә җибәрдем, интернетта да үз сәхифәләремә элдем. Шул көнне җырчы Фирдүс Тямаев әлеге шигырьне укучылар арасында флешмоб оештырган булган. Мин шигырь укыган әлеге видеоны сайлап, үзенең инстаграм битенә куйган. Минем өчен бу көтелмәгән хәл булды! Шулай язылучыларым да артып китте.
– Укытучы һөнәрен сайларга җыенучы яшьләргә нинди киңәшләр бирер идең соң?
– Үзеңнең һөнәрең буенча югары дәрәҗәдәге белгеч булыр өчен, бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга. Беренчедән, фәннәрне яхшы үзләштерергә, җай булган саен, түгәрәкләргә йөрергә, фәнни-тикшерү эшләрендә катнашырга, һәрвакыт үзеңне укытучы булыр өчен әзерләргә. Мәктәп коллективының күп өлеше – олы яшьтәге апа-абыйлар. Яшьләр укытучы булудан курка. Мәктәптә эшләргә курыкмагыз! Балаларны яратып, эшеңне чын күңелдән башкарасың икән, барлык авырлыкларны җиңәргә була.
– Ә үзеңә мәктәп эше берәр сабак бирдеме?
– Мәктәптә эшләү мине җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә, сабыр булырга өйрәтте.
– Уңышлар сиңа, Алия!
Лилия Гыйбадуллина