tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучылар семинарларда тәҗрибә алалар
Укытучылар семинарларда тәҗрибә алалар

Укытучылар семинарларда тәҗрибә алалар

Төмән районының Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбендә «Мәдәниятләр диалогы шартларында этномәдәни мәктәп укучыларының ике телле коммуникатив компетенциясен формалаштыру» темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды. Анда районның барлык этномәдәни мәктәпләреннән укытучылар, шулай ук район милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин катнашты.

Һәрвакыттагыча якты йөз, мул чәй өстәле белән каршы алды директор Гөлнур Емельянова җитәкчелегендәге мәктәп коллективы. Мәктәпкә үткән ел капиталь ремонт ясалды. Чиста, матур, заманча җиһазланган.

Укытучылар семинарларда тәҗрибә алалар, изображение №2

1 нче дәрескә 4 А классына кердек. Алар укытучылары Эльза Миннибаева белән «Исем» турында белемнәрен ныгыттылар. Татар теле һәм рус теле буенча интеграцияләнгән дәрес булды ул. Класста төрле милләт балалары укый. Интерактив тактада тиз генә әзерләгән кирәкле материалларны күрсәтергә, укучыларга да язарга кызыклы, файдалы. Балалар белән эшләгәндә укытучы барлык мөмкинлектән файдалана. Алар актив, куллар күтәрелеп кенә тора, тактага чыгып белгәннәрен язып та күрсәтәләр. Дәрестә «И туган тел» җыры да яңгырады, күрешкәндә кулланылган сүзләр дә искә төшерелде, мәкальләр дә әйтелде, уеннар да уйнадылар, өй эшен тикшерергә дә өлгерделәр.

Дәресне Каюм Насыйри сүзләре белән тәмамлады апалары: «Әгәр дә кемдер башка тел өйрәнергә тели икән, башта туган телегезнең грамматикасын өйрәнегез!».

Укытучылар семинарларда тәҗрибә алалар, изображение №3

2 дәрестә «Изү» ясау буенча мастер-класста катнаштык. Укытучылар Чулпан Хәмитова җитәкчелегендә изү турында танышып, бик күркәм милли бизәкле изү ясадылар, үзләренә бүләк тә иттеләр әле иҗат җимешләрен.

Укытучылар семинарларда тәҗрибә алалар, изображение №4

3 дәрестә 2 В классы укучыларының «Кыш килде» класстан тыш чарасын карадык. Укытучылары Инна Әхсәнова бик матур итеп әзерләгән, җиңел итеп алып бара, балалар белән бер-берсен күз карашыннан аңлап торалар. Балалар татарча әйбәт кенә сөйләшәләр. Аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, матур әдәбият, музыка, иҗади сәнгать – интеграль белем бирү өлкәләрен кулланып, әңгәмә, шигырь уку, уеннар аша тема ныгытылды. Мәкаль-табышмак та, театральләштерелгән күренеш тә, җыр-бию, шигырь сөйләү дә, күмәк уеннар да булды.

4 дәрестә Россиянең атказанган укытучысы Гүзәлия Муллачанова тәҗрибәсен өйрәнде кунаклар. 8 класс укучылары «Иярчен кисәкләр. Аергыч» турында сүз алып бардылар. Гади генә дәрес эчендә укытучыга мәхәббәтләрен дә аңлаттылар, кунакларны Яңа ел белән дә тәбрикләделәр, Төмән районының 100 еллыгын да искә алдылар, сүзләре алмашкан җөмләләрне дә дөресләделәр, рәсемне дә тасвирладылар һәм башкалар. Мәктәптәге 750ләгән укучының 700е татар теле дәресләрендә белем ала. Шуңа да классларда башка милләт балалары да бар, алар актив катнашалар, укытучы сорауларына җавап биреп баралар. Монда директор һәм татар теле укытучысының тырышлыгы күренә.

Аннары рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәимова чыгыш ясады. Ул мәктәптә белем алучы 741 баланың 12 милләт вәкиле икәнлеген хәбәр итте. 73%ы – татар, 20%ы рус милләтеннән. Һәм мәдәниятләр диалогын рус һәм татар әкиятләрен чагыштырып тормышка ашырулары турында сөйләде.

Укытучылар семинарларда тәҗрибә алалар, изображение №5

Шыкча мәктәбе бу көнне Бөтендөнья татар Конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны, урынбасары Марс Тукаевны да кабул итте. Аларны дөньякүләм танылган «Шытыр-шатыр» фольклор этнографик ансамбле каршы алды. Кунаклар дәресләрдә булдылар, музей белән таныштылар. Очрашуда татарлык, аны саклау алымнары турында сөйләштеләр. Васил Гаяз улы мәктәп директорына һәм актив укытучыларга Рәхмәт хатлары, конгресс бүләкләрен тапшырды.

Укытучылар семинарларда тәҗрибә алалар, изображение №6

Семинарның нәтиҗәле үтүен укытучыларның рәхмәт сүзләре дә раслый:

«Шыкча мәктәбендә узган бүгенге бик күркәм чарадан канәгатьләнеп, шатланып кайттым. Беренчедән, шундый туганчыллык, мул өстәл белән каршы алдылар. Профессиональ осталык күрсәтеп кызыклы, эчтәлекле дәресләр, мастер-класс уздырдылар. Бик ошады! Шундый әзерлекләре өчен укытучыларга зур рәхмәт! Андый очрашулар, әлбәттә, эзсез калмый: укыту эшебезгә күп ярдәм китерә һәм дә бер беребезгә карата мөнәсәбәтләребез дә ныгый.

Гүзәлия апа – арабызда юл күрсәтүче йолдызыбыз, дисәм бер дә ялгыш булмас. Ул – безне берләштерүче, өйрәтүче, оештыручы, алга юллаучы һәм күбебезгә өмет бирүче», – дип язды Индрәй урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Зәкия Сәитова. Ә Акъяр мәктәбенең тәҗрибәле укытучысы Чулпан Качаева үз эшенә кирәкле күп файдалы мәгълүматлар алуын билгеләп үтте. Балалар һәм укытучыларда булган энергиягә соклануын белдерде, эшләрендә уңышлар теләде, рәхмәтен җиткерде.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*