tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы китапханәчеләре сугышчыларга ярдәм итә
Баулы китапханәчеләре сугышчыларга ярдәм итә

Баулы китапханәчеләре сугышчыларга ярдәм итә

Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде. Һәммәсенең теләге бер: солдатлар исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын. Тылдагылар хәрбиләргә, хәлләреннән килгәнчә, ярдәм кулы сузарга тырыша.

2023 ел ахырында Баулыдагы үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре дә сугышчыларга җылы киемнәр, одеяллар һәм башка кирәк-яраклар җыйганнар.


“Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга җыйган әйберләрне тапшырганда, эшмәкәр, сугышчыларга ярдәм җыю һәм илтүгә өлеш кертүче битараф булмаган райондашыбыз Ринат Нуриев окоп шәмнәрен тутырырга ярдәм итүебезне үтенде. Шул ук көнне китапханә кызлары белән 90 окоп шәме ясадык. Ринат Нуриев аларга үзе балавыз агызды. Шәмнәрне быелның гыйнварында гуманитар ярдәм илткәндә алып киттеләр, якташларыбызга барып җиткәндер, дип ышанам. Файдасы гына була күрсен”, – дип сөйләде Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре хәрбиләр өчен окоп шәмнәре  ясауны дәвам итә. Битараф булмаган баулылар  шактый консерв банкалары алып килгәннәр.
“Парафин белән балавыз таптык диярлек. Берәр көнне җыелышып, окоп шәмнәре ясарга кирәк”, – ди Фәридә Зыярова.

Китапханә хезмәткәрләре кешеләрнең консерв банкалары  алып килүләрен үтенә. Мондый буш савытларны җыйган баулылар, аларны үзәк китапханәгә китереп, хәзерге вакытта алгы сызыктагы якташларына ярдәм итүгә өлеш кертә ала.

Хәрбиләр мондый шәмнәр ярдәмендә ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне киптерә, землянка һәм окопларны яктырта. Алар күп урынны да алмый. Шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренми.

Көнкүрештә күпме буш банка һәм катыргылар чүплеккә ыргытыла. Ә бит алардан солдатлар өчен никадәрле шәм ясап була.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*