Еллар шаулап аккан елгадай алга ургыла. Эх, беразга гына булса да
туктатасы иде дә соң шул елларны… Күпме генә теләсәк тә, мөмкин түгел
шул. Балачагыбыз да бер дә үтмәс кебек тоелган иде, инде яшьлек тә
күптән еракларда калган һәм безгә кулын болгап саубуллашып китеп барган.
Ә бит үткәннәргә карасаң, күпме хезмәт белән сугарылган көннәр, еллар
артта калган…
Киров өлкәсе Кәлнә авылында яшәп, шунда хезмәт куеп, авылдашларының ихтирамын яулаган Асия апа Яруллина күптән түгел 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Әйе, аның тормыш юлын олы бер тарих дияргә мөмкин. Ә менә күпләребез
янәшәдә генә яшәүче кешеләрне кем икәнлеген дә белмибез. Тормыш юлларын
кемнәрдәндер ишеткәннән соң, хәйран калабыз.
Асия апа Яруллинаны котларга барганчы, мин дә аны ниндирәк әби микән дип күз алдыма китерергә тырыштым. Яше дә инде 90га җиткән булгач, бик өлкән әби каршы алырдыр кебек тоелды. Ә безне бик ачык йөзле, аралашучан, шат күңелле, әле дә
җитезлеген югалтмаган әби каршы алды. “Ничек аралашырмын инде дип тора
идем, Аллага шөкер, үзебезнең кеше килгән икән”, – дип елмаеп җибәрде
юбиляр әбиебез.
Тумышы белән Асия Шәрип кызы Яруллина күрше Балтач районы Сосна
авылыннан икән. Сугыш чорындагы тормышы турында да бераз таныштырып
китте. Ул еллардагы авыр тормыш, балаларның өлкәннәр белән беррәттән
эшләүләре турында ниндидер уфтану белән сөйләде.
– Һай, кызым, хәзерге тормыш белән чагыштыра торган түгел инде. Бүгенге
тормыштан зарланырлыкмы соң? Җәннәттә яшибез бит. Өйләребез дала кебек.
Утын ягасы юк, газы, суы кергән. Ни ашыйм, ни киям дисәң, шул бар.
Аллага шөкер, бик шатланып, рәхәтләнеп яшим. Ходай беребезне дә шушы
тормыштан аермасын, – дип теләген дә белдереп алды. – Бөек Ватан сугышы
башланганын мин бик яхшы беләм. Миңа инде ул вакытны 12 яшь иде. Мине
өйдәгеләр Мәскәүгә кунакка җибәрделәр. И сөенә-сөенә киткәнемне белсәгез
иде. Мәскәүдә миңа бик матур киемнәр алдылар. Шуларны киеп көзге
каршысында и бөтерелдем дә инде. Шул вакытны сугыш башланганны әйттеләр.
Әле аның сугыш дигән исемен генә беләм бит. Илебезгә ниләр киләсен,
күпме дәвам итәсен күз алдыбызга да китереп карамадым. Менә шуннан кайта
алмыйча калдым да инде. Бары тик өч айдан соң гына туган якларга кайтып
төштем. Поездда кайтканда да качып кайттым. Мәскәү гүләп торды, ул
шартлау дисеңме, елаулар бар да колак төбендә кебек әле дә. Бишектә өч
айлык бала да бар иде. Ул шартлау тавышы ишетелсә, кычкырып еларга
тотына, дерт итеп сискәнеп куя. Озак тора алмады, үлеп китте шул бала, –
диде дә беразга гына тукталып та калды Асия апа.
– Әле ашавы да юк бит аның. Җәй көне – үлән белән, кышын булган
каты-коты белән чыга идек. Ходай гомерне биргәч, исән калдык, – ди әле
бүген дә күңел көрлеген, рух ныклыгын югалтмаган Асия әби. Аның әтисе
Бөек Ватан сугышына кадәр үлә. Әтисенең энеләре барысы да сугышка
алыналар. «Аллаһ насыйп итеп исән-сау әйләнеп кайтсак, без сезгә гел
булышып, ярдәм кулы сузып торырбыз», – дип әйтсәләр дә, алты энесе дә
туган якларга әйләнеп кайта алмыйча, башларын яу кырларында салалар.
Инде сугыш беткәнгә ничәмә-ничә дистә еллар үтсә дә, Асия апа
Яруллинаның күңелендә булган хәлләр әле дә бүгенгедәй сакланып калган.
Кайларда гына бәхет эзләп эшләп карамаган ул: Казахстанда тимер юл
элемтәсендә 12 ел хезмәт куйган, туган якларына кайтып җыештыручы булып
та эшләгән, мәктәп мичләренә дә яккан.Тагын бер үзгә һөнәре булган Асия
апаның. Ул нәни чабаталар ясарга яраткан. Бу уенчык чабаталарны ай саен
алтмышар пар Кировка алып китә торган булганнар.
– Тормыш иптәшем белән Казахстанда таныштык. Аннан инде туган якларның
газиз җирләре үзенә тартып кайтарды. Яшьлегебездә тормыш юлларыбызны чит
ил сукмакларында үткәрдек, гаилә кордык. Ә күңелләр һаман туган туфракка
тартты… Сагыну… Көннәрне ямансулата, төннәрне караңгылата икән ул.
Ятсак та, торсак та туган ягым гел исемдә булды, – дип шул елларның
хатирәсен барлады әңгәмәдәш апам. Аның бертуган сеңлесе белән энесе
Казахстанда калалар. Тормыш иптәше дөнья куйганга инде быел алты ел булган. Хәзерге вакытта улының гаиләсе белән гомер итә. Тормышына шөкер итеп, Асия апа иртән аларны изге теләкләрен теләп, догаларын укып озатып кала. Догаларың барысы да кабул булсын иде, Асия апа. Балаларыгыз, оныкларыгыз белән тагын күп еллар сөенеп яшәргә, әле 100 яшегез белән котлауларны дә газет битләрендә укырга язсын иде дигән теләктә калып әңгәмәдәшем белән саубуллаштым.
Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.
“Дуслык” газетасы