tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Россиядәге Вәкиллеге Туймазы театрына Рәхмәт хаты тапшырды
Татарстанның Россиядәге Вәкиллеге Туймазы театрына Рәхмәт хаты тапшырды

Татарстанның Россиядәге Вәкиллеге Туймазы театрына Рәхмәт хаты тапшырды

«Модерн» Мәскәү драма театры сәхнәсендә Туймазы дәүләт татар драма театры гастрольләре узды. Театрга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Рәхмәт хатын тапшырдылар. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гастрольләрне ябу тантанасында Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Башкортстан Республикасының Россия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле киңәшчесе Ришат Халиков катнашты.

Эмиль Фәйзуллин иҗат төркеменә рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Фирзат Габидуллинга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Фирзат Габидуллин гастрольләрне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенә рәхмәт әйтте. Ул Театр коллективы исеменнән Равил Әхмәтшин исеменә Рәхмәт хаты тапшырды.

Мәскәү тамашачысына Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» һәм Әнгам Атнабаев пьесасы буенча куелган «Игезәкләр» комедияләрен күрсәттеләр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*