tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Н.Мирсәетов илнең иң яхшы биш укытучысы исемлегендә
Н.Мирсәетов илнең иң яхшы биш укытучысы исемлегендә

Н.Мирсәетов илнең иң яхшы биш укытучысы исемлегендә

Казанның 2 лицей-интернатында биология укытучысы булып эшләүче Наил Мирсәетов Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә керде. Мөгаллим — «Россия ел укытучысы» бәйгесе призеры. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә шулай ук Мәскәү, Волгоград, Саратов өлкәләре һәм Санкт-Петербургтан катнашучылар да керде.

Алда призерларны «Гамәви лекция» һәм «Министр белән сөйләшү» сынаулары көтә.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе 4 октябрьдә Мәскәүнең Кремль сараенда игълан ителәчәк.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*