tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульян шәһәренең дәүләт һәм шәхси укыту оешмалары белән таныштылар
Ульян шәһәренең дәүләт һәм шәхси укыту оешмалары белән таныштылар

Ульян шәһәренең дәүләт һәм шәхси укыту оешмалары белән таныштылар

11 апрель көнне Ульян өлкәсе татар автономиясенең Заволжье район советы җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов чакыруы буенча Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, татар теленнән дәреслекләр, укыту программалары авторы, Татарстанның Атказанган укытучысы Кадрия Фәтхуллова белән берлектә Ульян шәһәренең дәүләт һәм шәхси укыту оешмалары белән таныштылар.
Хәзерге заманда милләттәшләребез арасында дөньяви фәннәр белән берлектә дини дәресләр укыту, дини тәрбия бирү ихтыяҗы зур.

Шушы ихтыяҗны кәнәгатьләндерү өчен Ульян шәһәрендә “Сальсабиль” балалар мәгариф үзәге булдырылган. Монда барлык мөселман ата-аналар үзләренең балаларын укырга кертә ала. Үзәкнең тагын бер кызыклы үзенчәлеге – биредә укытуда булган алдынгы методикалар белән беррәттән сәламәтлекне саклау технологияләре дә кулланыла. Мәсәлән, Базарный методикасы.
Әлеге үзәкнең уңай тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә үрнәк буларак тәкъдим итәргә килешенде.

Шулай ук эшлекле сәфәр барышында Ульян шәһәренең 64 нче мәктәбендә татар телен үстерү, уку-укыту мәсәләсендә булган сорауларга багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Мәктәпнең директоры Лилия Мустафина татар теленең әлеге уку елында дәрестән тыш уку аша бирелгәнен сөйләде. Ләкин 2024-2025 уку елында ук, ата-аналар инициативасы белән, укыту планына кертергә исәпләре барлыгын белдерде.
Түгәрәк өстәлдә Фәтхуллова Кадрия татар телен укытуда булган заманча методика, алымнар турында чыгыш ясады.

Теманы дәвам итеп Разил Зиннәтуллин Казан Федераль Университетындагы Филология һәм Мәдәниятара багланышлар институты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган семинар-киңәшмәләрдә, олимпиада хәрәкәтендә, конференцияләр һәм аерым алганда татар телен үстерү, өйрәнүгә багышланган һәр чарада актив катнашырга, элемтәләрне өзмәскә чакырды.

Эшлекле сәфәрнең программасы нигезендә делегатлар, Татарстан Рәисе катнашында ачылышы үткән, Ульян ислам мәдәни үзәгендә дә булып киттеләр. Әлеге үзәк җирлегендә мөселман кардәшләребез өчен күп кырлы функцияләрне үтәүче комплексны булдыру эшчәнлеген, иганәчеләр ярдәме белән Рафаэль Нәҗметдинов алып бара. Хәзерге көндә инде комплекста мәчет, китапханә, уку сыйныфлары, табиб кабул итү бүлмәсе булдырылган. Киләчәктә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы ачу планда каралган, инде ремонт эшләре тулы көче белән башланган. Конгресс үзәккә укыту әсбаплары, методик кулланмалар һәм матур әдәбият белән ярдәм итәчәген белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*