tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ямаширмә авылы татар һөнәрчеләренең милли кул эшләнмәләре остаханә-музее ачылачак
Ямаширмә авылы татар һөнәрчеләренең милли кул эшләнмәләре остаханә-музее ачылачак

Ямаширмә авылы татар һөнәрчеләренең милли кул эшләнмәләре остаханә-музее ачылачак

Биектау районы Ямаширмә авылы татар һөнәрчеләренең милли кул эшләнмәләре остаханә-музее ачылачак. Музей-остаханәнең җитәкчесе Суфия Хәйбрахманова һәм Ямаширмә чигү цехы мастеры Радания Гарәфиева «Татар-информ»га экскурсия үткәрде, әлеге остаханә белән таныштырды. Музей-остаханә Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәме белән тормышка ашырылган.

«Музей өч зонадан тора: остаханә, «Остазлык мәктәбе» зоналары бар. Анда эш кораллары, кулдан эшләнгән әйберләр ясауда кулланыла торган материаллар тәкъдим ителгән. Музей төзелгәнче без зур эш башкардык: фәнни җитәкчебез Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният комиссиясе әгъзасы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова белән концепция яздык. Биектау, Арча һәм Саба районнары музейлары буенча фольклор экспедицияләре үткәрдек. Җирле мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен халык һөнәрләре буенча 12 остаханә оештырдык», – диде Суфия Хәйбрахманова.

Аның әйтүенчә, грант акчасына костюмнар, зәркәннән эшләнгән бизәнү әйберләре сатып алынган, кул эшләнмәләре эшләнгән. Экспозициядә кулдан эшләнгән әйберләр һәм 30 елдан артык эшчәнлек дәвамында тегелгән костюмнар бар. «Осталарыбыз «Сабантуй» келәмен, 90 метрга якын кашага (пәрдә) текте. Шулай ук, тематик-экспозиция планы, агач витриналар эшләнде. Экспозиция авторлары – Елена Гыймранова һәм Вера Прокопьева», – диде музей-остаханә җитәкчесе.

Суфия Хәйбрахманова музей урынында элек Радания Гарәфиева җитәкчелегендәге кул эшләре остаханәсе булганлыгын әйтте. «Ул бу артельнең администраторы, контролеры һәм икътисадчысы булган. Барлык кул эшләре монда башкарылган. Кул эшләре осталары безгә Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсеннән күчте. Хатын-кызлар түбәтәйләр ясау, аларны энҗе белән бизәү, тамбур җеп белән чигү, каюлы күн (күн мозаикасы) техникасын белә иделәр. Шуңа күрә мондагы эшләнмәләр, нигездә, карау һәм өйрәнү өчен», – дип аңлатты ул.

«Алтын тегү һәм колак сыман чигү буенча рәссам Аглая Липина, күн мозаикасы буенча рәссам Светлана Гарбузованы чакырдык. Алар осталарны яңадан укытты һәм аттестация үткәрде. Музейда авторлык һәм дизайнер әйберләре тәкъдим ителгән. Идеяләрне тормышка ашыру өчен профессиональ чигүчеләр кирәк иде. Осталар тарафыннан кулдан эшләнгән авторлык эшләнмәләр бөтен дөньяны әйләнеп кайтты. Музейның дәвамы – ишегалдында тирмәдә өстәмә күргәзмә киңлегендә булачак», – диде Суфия Хәйбрахманова.

Ямаширмә чигү цехы мастеры Радания Гарәфиева элек энә урынына кабан сакалыннан теккәннәре турында сөйләде. «Кабан сакалыннан без дә чүәкләр, читекләр чиктек, аннары гына энә белән чигә башладык. Кул эшләнмәләре белән кайда гына булмадык: Мәскәүдә дә остаханәләр оештырдык. Пешекче һөнәрен үзләштердем, авылда пешекче булып та эшләп карадым – ләкин ул минем һөнәр түгеллеген аңладым», – диде ул. Радания ханым тумышы белән Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш авылыннан, бу авылга килен булып төшкән.

«1978 елда кызымны тапкач, шушы артельгә эшкә кердем. Каен сеңелләрем эшли иде, өйдә бала белән утырганда миңа кызык булып китте: алар чиккән әйберләрен алып кайта иделәр. Минем дә шушы эшкә өйрәнәсе килде һәм алар мине өйрәтте. 1978 елдан артельдә эшләдем. Бу минем яратып эшли торган эшем. Коллективыбыз бик актив иде, тырышып эшләдек. Бердәмләшеп, ярдәмләшеп эшләдек», – диде Радания Гарәфиева.

Суфия Хәйбрахманова музейдагы кайбер эшләнмәләрнең шәхси коллекцияләрдән сатып алганлыгын әйтте. «XIX-XX гасырда тегелгән калфаклар, изүләр бар. Шулай ук, пыялада ясалган шәмаил һәм кулдан тегелгән ләүхәләр – шәмаилләр бар. Костюмнарыбыз да бар. Без аларны Казан ханы һәм Казан ханбикәсе костюмнары дип атадык. Шулай ук, шәһәр һәм авыл татарлары киеп йөри торган костюмнар, чигүле түбәтәйләр, халатлар һ.б. бар. Боларның барысы да кулдан тегелгән», – диде остаханә-музей җитәкчесе.

«Бер костбмыбыз Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейга (Радик Юльякшин) дип тегелгән иде. Костюмны Елена Гыймранова эшләде. Тегеп бетергәч, костюмны бик ошаттык, шунлыктан, аны үзебезгә коллекциягә калдырырга булдык», – дип өстәде Суфия Хәйбрахманова.

  • Биектау районы Ямаширмә авылы татар һөнәрчеләренең милли кул эшләнмәләре остаханә-музее быел май аенда ачылыр дип көтелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*