tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солдат альбомы-2024” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
“Солдат альбомы-2024” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

“Солдат альбомы-2024” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Солдат альбомы-2024” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Исегезгә төшерәбез, быел бәйге 1-18 нче февраль көннәрендә уздырылды. Ул ике номинациядә үтте. Катнашучылар Туган иле сагына баскан авылдашлары, әтиләре, ирләре, якыннары турында бик матур, җылы иншалар юллады.

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– Әлеге бәйгене без дүртенче ел уздырабыз. Елдан-ел эшләр камилләшә. Актив катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез, – диде ул.

Быел язмаларны Татарстанның Актаныш, Саба, Минзәлә, Әлки, Арча, Яңа Чишмә, Менделеевск, Сарман, Әгерҗе, Мамадыш, Чирмешән, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Чүпрәле районнары, Казан, Чаллы, Лениногорск, Алабуга шәһәрләре, Башкортстан Республикасы, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез юллады.

Чарада җиңүчеләрнең иншаларыннан өзекләр укылды, Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина җырларын бүләк итте. Шулай ук Актаныш районыннан килгән Шакировлар гаиләсе дә катнашучыларны үз чыгышлары белән сөендерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*