tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар азаны» бәйгесенә нәтиҗә ясалды
«Татар азаны» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

«Татар азаны» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

10 апрельдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә гает уңаеннан «Рухи моң» дини концерты һәм аның кысаларында «Татар азаны мәктәбе» тарафыннан оештырылган «Татар азаны. Балалар» бәйгесенең суперфиналы үтте.

Аңа кадәр 200гә якын бала «Татар азаны. Онлайн» мәктәбендә белем алып, шуның 140ы остазларга имтиханны уңышлы тапшырып, бәйгедә катнашты. Бәйгедә катнашучыларның 50гә якыны финалга үтте, ә менә суперфиналга үтүчеләр саны нибары 10 кеше иде. Соңгылары дини эчтәлектәге сәнгать номерлары белән үрелеп барган концерт дәвамында, сәхнәгә чыгып, азанны тамашачылар һәм жюри каршында әйтте. Катнашучылар ике категориягә бүленеп көч сынашты.

1нче урын өчен 15 мең сум, икенче урынга – 10 мең сум, өченче урынга 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр каралган иде. Гран-при иясенә 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Моннан кала, суперфиналистларга һәм концертка килгән финалистларга – «Татар азанчысы» медале, «Татар азаны курсы» үтү һәм бәйгедә катнашу турындагы диплом һәм татлы бүләкләр әзерләнгән иде.

«Татар азаны мәктәбе» бу көннәрдә үз эшен Казанның «Рауза» мәчетендә дә башлап җибәрә. Азанны дөрес һәм матур итеп әйтергә өйрәнүчеләрне көтеп калалар.

Чыганак: dumrt_tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*