tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисе урынбасары Вячеслав Безруков мәдәният хезмәткәре Зария Закировага Законнар чыгару Җыелышының Мактау грамотасын тапшырды.

Тынгысыз йөрәкле Зария Закирова бөтен гомерен, хезмәт елларын туган җиренә – Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылына багышлаган. Ул озак еллар авыл мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биргән. Ә хәзер татар халкының телен, мәдәниятен, милли һәм дини гореф-гадәтләрен, йолаларын, традицияләрен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертә. Зария ханым җитәкчелек иткән “Ак әбиләр” фольклор ансамбле Бөтенроссия, өлкә һәм район конкурсларында, төрле иҗат фестивальләрендә катнашып, призлы урыннар яулый. Туган авылының иртәгәсе көне турында борчылып яшәүче Зария Закирова җирле “Чишмә” ТОСы эшчәнлегендә дә актив катнаша.

“Туган җирегезгә, үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз үсеп килүче буын өчен күркәм үрнәк булып тора”,- диде Вячеслав Безруков, милләттәшебезгә рәхмәт сүзләрен ирештереп.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*