Шаккаттык!
Безнең бер төркем ир-егетләр Сергач татарлары лидеры Ирфан Шаипов җитәкчелегендә 14 апрельдә Ульяновскида булып кайтты. Анда 500ләп татар эшкуарын берләштергән “Сембер” бизнес клубының 20 еллыгына багышланган юбилей чараларында катнашты. Мәсәлән, “Ак мәчет”тә җомга намазын укыды, татар мәдәнияте үзәгендә булды, Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салды, “Биләр” мәдрәсәсенә барып чыкты, Ирек Гадиевнең ярты меңнән артык кеше эшләүче мебель фабрикасын карады, Руслан Кантемировның авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче “Тимер” фирмасы эшчәнлеге белән танышты.
Аннары “Татар эшмәкәрләре тормышында бизнес берләшмәләренең роле” дигән темага багышланган Регионара татар эшкуарлары съездында катнашты, Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) җитәкчеләре белән очрашты һәм 4 мең кешелек ифтарда авыз ачты.
Ульяновск шәһәрендә күреп һәм ишетеп белгәннәребездән шаккаттык. Шәһәрнең үзендә уртача 50 мең татар яши һәм ике дистә мәчет эшли. Ә өлкә буенча татарлар саны 111 мең тирәсе. Анда вакыт, безнекенә караганда, 1 сәгатькә алдан йөри.
Әйе, көрәшчеләр
Бу фотога без Ульяновск шәһәренә килеп җиткәч төштек. Беренче карашка, спортчылар командасы, диярсез, чөнки безнең артта, чынлап та, зур спорт аренасы. Әмма әлеге фотода һәвәскәр спортчылар булса да, алар профессиональ хоккейчылар да, футболчылар да түгел, ләкин аларны көрәшчеләр дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Ник дисәгез, алар барысы да туган теле, милли мәдәнияте, чал тарихы, хак дине һәм татар-мишәр көрәше өчен җан атып яшәүче милләтпәрвәр егетләр!
Ирфан Таһир улы, мәсәлән, билбаулы милли көрәш өлкә федерациясен җитәкләп, көрәшебезне үстерү һәм җәелдерү буенча җиң сызганып иҗтимагый эшкә кереште. Аның төп максаты – мөмкин булган бөтен турнир-ярышларда катнашу һәм сабантуйларыбызның йөзек кашы булган көрәштә чыгыш ясаучыларның санын мәртәбәләп арттыру.
Икенче бер эшмәкәребез, Шөбиле фермеры Фаил Арифуллин съездда ясаган чыгышында сабантуйның татарлар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады һәм БТКның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка мөрәҗәгать итеп, Сергач татарларының да Бөтенроссия авыл сабан туен кабул итәргә әзерләнүен белгертте.
Шул ук съездда Мәскәүдә яшәүче сафаҗайлы Әхмәт Аляутдинов үзе башлаган һәм бүген рәсми рәвештә теркәлгән хәйрия фонды турында сөйләде, мөсел- манлыгыбызны һәм мохтаҗларга мәрхәмәтлелегебезне саклап калырга һәм үстерергә кирәклеген исбатлады. Алар икесе дә хуҗалар тарафыннан бүләкләнде.
Татар эзе тарихлы
Васил Габделгаяз улы үзенең чыгышында иң баштан барыбызны да җылы сәламләде, “Сембер” клубы вәкилләрен юбилейлары белән котлады һәм Рамазан аеның Аллаһы Тәгалә бүләге икәнен искәртеп узды. Киләсе Ураза гаетен саф, чиста күңелләр белән бәйрәмләргә, ел әйләнәсендә Рамазан аена хас булган сыйфатларны сакларга үгетләде, заман тиз алышынып торганга күрә, иҗтимагый эшләребезнең хокукый якларын да кайгыртырга киңәш итте. Ә авылларны саклап калуда Чувашстанның Шыгырдан авылы халкыннан үрнәк алырга кирәк, диде.
“Ислам дине, бәлки, татарсыз яши аладыр, ә менә татар Исламсыз яши алмый. Шуңа мәчетләребездә динне дә, телне дә өйрәтергә кирәк, җыелышлар да уздыру хәерле, хәләл кибетләр дә, кафелар да ачылсын. Тик никахка килгәндә, шәхсән мин аны өйдә укыту яклы, чөнки аның бәрәкәте өйдә калырга тиеш.
Хәзер безнең татарлар төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарында күбрәк күренә башлады. Дөреслек хакында әйтергә кирәк, татарлар элек тә дәүләт структурасында җаваплы вазифаларга сайланган, әле дә шул күренеш кабатлана һәм бу вакыйгалар безнең өчен бик күңелле. Узган елда Төмәндә яшәүче милләттәшебез шәһәр Думасы рәисе вазифасына бертавыштан сайланды. Аны алдан сораганнар, күндергәннәр, чөнки урындагы капма- каршылыкны аның гына хәл итүенә ышанганнар. Бу бит безнең өчен горурланырлык вакыйга”, – дип сөйләде БТКның милли шура рәисе һәм хуҗаларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Форсаттан файдаландык
Ирфан Шаипов һәм әлеге юллар авторы Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашып аралашты, 15 июльгә билгеләнгән Сергач округы сабан туе турында сөйләде, яңа статуста узачак милли бәйрәмебезнең оештыру комитетын округ башлыгы Олег Радаев җитәкләвен ирештерде, инде аның беренче утырышы булганы турында да бәян итте, узачак милли бәйрәмебезгә кунакка чакырды һәм шул юнәлештә алга караган перспектив планнарыбызны ачып салды.
Данис Фәнис улы безне дикъкать белән тыңлады, милли-мәдәни тормышыбыздагы башлангыч эшләребезне хуплады һәм бөек татар җырчысы, күренекле якташыбыз Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышланып Кочко- Пожарда үтәчәк беренче Сергач округы сабан туенда кунак булу теләген белдерде.
Боз сараенда ифтар
«Сембер» бизнес-клубы шәһәрнең иң зур спорт сараеның туп хоккее бозында ковролиннар җәеп дүртенче тапкыр биш мең кешегә исәпләнгән ифтар мәҗлесе корып килә. Авыллардан һәм районнардан җыелган җәмәгать эшлеклеләреннән тыш, быелгысында Чувашстан, Мордовия, Удмуртия республикаларыннан һәм Пенза, Самара, Нижгар өлкәләреннән килгән кунаклар да катнашты. Аларны Ульян өлкәсе губернаторы Алексей Русских, төбәк мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин һәм Васил Шәйхразыев җылы сәламләделәр, иҗтимагый тормыштагы алдынгыларга медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Йомгак
Ульян татарларының, Чувашстан республикасының Тукай, Урмай һәм Шыгырдан татар авылларының тормышлары белән, өстән-өстән генә булса да, танышып чыкканнан соң, ничек кенә күңелгә ачы булса да, алардан һәрьяклап нык калышуыбызны танырга кирәк. Алар бербөтен гаилә булып, корабларын кыйблага тота һәм шуның белән ота. Ә бездә һәрбер иҗтимагый оешма автоном рәвештә заман куптарган дулкыннарны ярып, алга чыкмакчы була һәм шуның нәтиҗәсендә алар тормыш диңгезендә дрейфка утырган аерым-аерым көймәләрне хәтерләтә.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
“Туган як” газетасы