tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак – 2023” укучы кызлар бәйгесенең гран-при иясе билгеле булды
“Ак калфак – 2023” укучы кызлар бәйгесенең гран-при иясе билгеле булды

“Ак калфак – 2023” укучы кызлар бәйгесенең гран-при иясе билгеле булды

“Ак калфак – 2023” укучы кызлар бәйгесенең гран-при иясе билгеле булды
Бүген “Адымнар” полилингваль белем бирү комплексында “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгегә 23 нче апрель көнне йомгак ясалды. Бәйгенең финалына узган кызлар съезд эшендә дә катнаштылар.
Җиңүчеләрне БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова тәбрикләде.

– Бөтендөнья татар конгрессы күп төрле проектларны тормышка ашыра. “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгеләре уза, “Ак калфак” укучы кызлар һәм “Татар кызы” бәйгеләре белән тәмамлана. Әлеге проектлар үз кыйбласын сайлаган татар яшьләренә халкыбызның зыялы шәхесләре белән очрашу, гореф-гадәтләребезне тирәнтен өйрәнү, бүгенге көн татар мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирә, – диде Данис Шакиров.

Кызлардан зирәклек, зәвык, тырышлык, әдәп һәм үз халкыңның, үз гаиләңнең тарихын белү таләп ителе. Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынап карады:

“Ак калфак – 2023” укучы кызлар бәйгесенең нәтиҗәләре:

Гран-при – Хәмдиева Рүзилә, Чувашстан Республикасы

1 урын – Ишалина Айсылу, Яр Чаллы
2 урын – Балахонцева Татьяна, Оренбург өлкәсе
3 урын – Низамова Гүзәл,Чүпрәле районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*