tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульянда булып кайттык
Ульянда булып кайттык

Ульянда булып кайттык

Шаккаттык!

Безнең бер төркем ир-егетләр Сергач татарлары лидеры Ир­фан Шаипов җитәкчелегендә 14 апрельдә Ульяновскида булып кайтты. Анда 500ләп татар эш­куарын берләштергән “Сембер” бизнес клубының 20 еллыгына багышланган юбилей чарала­рында катнашты. Мәсәлән, “Ак мәчет”тә җомга намазын укыды, татар мәдәнияте үзәгендә булды, Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салды, “Биләр” мәдрәсәсенә ба­рып чыкты, Ирек Гадиевнең ярты меңнән артык кеше эшләүче мебель фабрикасын карады, Руслан Кантемировның авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче “Тимер” фирмасы эшчәнлеге белән танышты.

Аннары “Татар эшмәкәрләре тормышында бизнес берләшмәләренең роле” дигән темага багышланган Регионара татар эшкуарлары съездында катнаш­ты, Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) җитәкчеләре белән очраш­ты һәм 4 мең кешелек ифтарда авыз ачты.

Ульяновск шәһәрендә күреп һәм ишетеп белгәннәребездән шаккаттык. Шәһәрнең үзендә уртача 50 мең татар яши һәм ике дистә мәчет эшли. Ә өлкә буенча татарлар саны 111 мең тирәсе. Анда вакыт, безнекенә караганда, 1 сәгатькә алдан йөри.

Әйе, көрәшчеләр

Бу фотога без Ульяновск шәһәренә килеп җиткәч төштек. Беренче карашка, спорт­чылар командасы, диярсез, чөнки безнең артта, чынлап та, зур спорт аренасы. Әмма әлеге фотода һәвәскәр спортчылар бул­са да, алар профессиональ хоккейчылар да, футболчылар да түгел, ләкин аларны көрәшчеләр дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Ник дисәгез, алар барысы да туган теле, милли мәдәнияте, чал тарихы, хак дине һәм татар-мишәр көрәше өчен җан атып яшәүче милләтпәрвәр егетләр!

Ирфан Таһир улы, мәсәлән, билбаулы милли көрәш өлкә федерациясен җитәкләп, көрәшебезне үстерү һәм җәелдерү буен­ча җиң сызганып иҗтимагый эшкә кереш­те. Аның төп максаты – мөмкин булган бөтен турнир-ярышларда катнашу һәм сабантуйларыбызның йөзек кашы бул­ган көрәштә чыгыш ясаучыларның санын мәртәбәләп арттыру.

Икенче бер эшмәкәребез, Шөбиле фермеры Фаил Арифуллин съездда ясаган чыгышын­да сабантуйның татарлар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады һәм БТКның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка мөрәҗәгать итеп, Сергач татарларының да Бөтенроссия авыл сабан туен кабул итәргә әзерләнүен белгертте.

Шул ук съездда Мәскәүдә яшәүче сафаҗайлы Әхмәт Аляутдинов үзе баш­лаган һәм бүген рәсми рәвештә теркәлгән хәйрия фонды турында сөйләде, мөсел- манлыгыбызны һәм мохтаҗларга мәрхәмәтлелегебезне саклап калырга һәм үстерергә кирәклеген исбатлады. Алар ике­се дә хуҗалар тарафыннан бүләкләнде.

Татар эзе тарихлы

Васил Габделгаяз улы үзенең чыгышында иң баштан барыбызны да җылы сәламләде, “Сем­бер” клубы вәкилләрен юбилейлары белән котлады һәм Рамазан аеның Аллаһы Тәгалә бүләге икәнен искәртеп узды. Киләсе Ураза гае­тен саф, чиста күңелләр белән бәйрәмләргә, ел әйләнәсендә Рамазан аена хас булган сыйфат­ларны сакларга үгетләде, заман тиз алышы­нып торганга күрә, иҗтимагый эшләребезнең хокукый якларын да кайгыртырга киңәш итте. Ә авылларны саклап калуда Чувашстанның Шы­гырдан авылы халкыннан үрнәк алырга кирәк, диде.

“Ислам дине, бәлки, татарсыз яши ала­дыр, ә менә татар Исламсыз яши алмый. Шуңа мәчетләребездә динне дә, телне дә өйрәтергә кирәк, җыелышлар да уздыру хәерле, хәләл кибетләр дә, кафелар да ачылсын. Тик никахка килгәндә, шәхсән мин аны өйдә укыту яклы, чөнки аның бәрәкәте өйдә калырга тиеш.

Хәзер безнең татарлар төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарында күбрәк күренә башлады. Дөреслек хакында әйтергә кирәк, татарлар элек тә дәүләт структурасында җаваплы вазифаларга сайланган, әле дә шул күренеш кабатлана һәм бу ва­кыйгалар безнең өчен бик күңелле. Узган елда Төмәндә яшәүче милләттәшебез шәһәр Думасы рәисе вазифасына берта­выштан сайланды. Аны алдан сораганнар, күндергәннәр, чөнки урындагы капма- каршылыкны аның гына хәл итүенә ышан­ганнар. Бу бит безнең өчен горурланырлык вакыйга”, – дип сөйләде БТКның милли шура рәисе һәм хуҗаларга Рәхмәт хатла­ры тапшырды.

Форсаттан файдаландык

Ирфан Шаипов һәм әлеге юллар авторы Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашып аралашты, 15 июльгә билгеләнгән Сергач округы сабан туе турында сөйләде, яңа статуста узачак милли бәйрәмебезнең оеш­тыру комитетын округ башлыгы Олег Радаев җитәкләвен ирештерде, инде аның беренче утырышы булганы турында да бәян итте, узачак милли бәйрәмебезгә кунакка чакырды һәм шул юнәлештә алга караган перспектив планнары­бызны ачып салды.

Данис Фәнис улы безне дикъкать белән тыңлады, милли-мәдәни тормышыбыздагы башлангыч эшләребезне хуплады һәм бөек татар җырчысы, күренекле якташыбыз Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышланып Кочко- Пожарда үтәчәк беренче Сергач округы сабан туенда кунак булу теләген белдерде.

Боз сараенда ифтар

«Сембер» бизнес-клубы шәһәрнең иң зур спорт сараеның туп хоккее бозында ковро­линнар җәеп дүртенче тапкыр биш мең кешегә исәпләнгән ифтар мәҗлесе корып килә. Авыллардан һәм районнардан җыелган җәмәгать эшлеклеләреннән тыш, быелгысын­да Чувашстан, Мордовия, Удмуртия республикаларыннан һәм Пенза, Самара, Ниж­гар өлкәләреннән килгән кунаклар да катнашты. Аларны Ульян өлкәсе губернаторы Алексей Русских, төбәк мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин һәм Васил Шәйхразыев җылы сәламләделәр, иҗтимагый тормыштагы алдынгыларга медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Йомгак

Ульян татарларының, Чуваш­стан республикасының Тукай, Урмай һәм Шыгырдан татар авылларының тормышлары белән, өстән-өстән генә булса да, танышып чыкканнан соң, ничек кенә күңелгә ачы булса да, алардан һәрьяклап нык калышуыбызны танырга кирәк. Алар бербөтен гаилә булып, корабларын кыйблага тота һәм шуның белән ота. Ә бездә һәрбер иҗтимагый оешма ав­тоном рәвештә заман куптар­ган дулкыннарны ярып, алга чыкмакчы була һәм шуның нәтиҗәсендә алар тормыш диңгезендә дрейфка утырган аерым-аерым көймәләрне хәтерләтә.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*