tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар язучылары Кырлайда шигърият бәйрәмендә катнашты
Татар язучылары Кырлайда шигърият бәйрәмендә катнашты

Татар язучылары Кырлайда шигърият бәйрәмендә катнашты

 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар шагыйрь Габдулла Тукай торган авыл – Арча районы Кырлайда шигърият бәйрәмендә катнашты. Алар Кырлай музее комплексын карады, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев бәйрәм белән тәбрикләде. «Республика Рәисе Арчага, мәдәниятебез, язучыларыбызга карата якты йөз белән карый. Эшлисе эшләр әле күп, Тукайның 140 еллык юбилеена эшләп бетерербез дип өметләнәм. Бергәләп озак еллар яшәргә язсын», – диде ул.

Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Рөстәм Миңнехановның Кырлайда татар шагыйрьләрнең аллеясы булыр, дигән күрсәтмә бирүен искә алды.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ премиясе иясе Халисә Мөдәрисова Габдулла Тукай рухы белән илһамлануын әйтте. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова үзе язган шигырьләрен бүләк итте.

Кунакларга «Арча таңнары» вокаль ансамбле җырларын башкарды. Татар дәүләт драма театры Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырларны яңгыратты.

«Халык арасында татар теле, әдәбиятына мәхәббәт сүнмәгән. Музеебызга килүчеләр бар, яратып йөриләр, Аллага шөкер. Тукайның 140 еллыгына әзерләнү эшләре бара. Киләчәктә үзгәрешләр булыр дип көтелә. Тукайның хатларының тәрҗемәсен сорыйлар, балалар залын күрәсе килүчеләр бар», – дип таныштырды музей экскурсоводы Гөлшат Сафиуллина.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*