Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск өлкә бүлекчәсе «Үрнәк татар гаиләсе-2021» дигән традицион бәйге игълан итте.
Бәйгедә матур хезмәт юлы узып, балалар үстереп, тату гаилә корып, 50, 55 һәм 60, 65 ел бергә гомер итүче гаиләләр катнаша ала. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Конкурста катнашу шарты бик гади — «Өмет» газетасы редакциясенең электрон почтасына ([email protected]) яки «Татар гаиләсе» фондының электрон почтасына ([email protected]) гаиләнең фоторәсемен һәм юбиляр гаилә турында тулы мәгьлүмат җибәрергә кирәк.
Гаризалар 28 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Хатта үзегезнең телефон номерын күрсәтергә онытмагыз.