tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснодарда татарлар турында рәсемнәр бәйгесе игълан ителде
Краснодарда татарлар турында рәсемнәр бәйгесе игълан ителде

Краснодарда татарлар турында рәсемнәр бәйгесе игълан ителде

Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы балалар арасында татар тематикасына рәсемнәр бәйгесе игълан итте.

«Бу кием элементы, мәсәлән, түбәтәй, милли костюм, әкияти персонажлар, биналар, орнамент һәм башкалар булырга мөмкин», — диелгән Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы Инстаграм аккаунтында.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, рәсемнәр А4 форматында булырга тиеш. «Рәсемне балага нәрсә белән ясау уңайлы, шуның белән ясарга була», — диелә хәбәрдә.

Тулырак мәгълүмат белән оешманың Инстаграм сәхифәсендә танышырга була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*