tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебезне саклыйк
Милләтебезне саклыйк

Милләтебезне саклыйк

Илебездә ун елга бер тапкыр уздырылучы халык санын исәпкә алу 15 октябрьдә башланды һәм ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы җанисәп яңалыкларга шактый бай булуы белән тарихта калачак. Коронавируслы катлаулы шартларда узуы белән генә түгел, беренче тапкыр анда электрон рәвештә катнашу мөмкинлеге булуы белән дә үзгә ул.

Районнарыбызда, авылларыбызда халык санын исәпкә алу кампаниясенә бик теләп волонтерлар кушылды. Аеруча яшьләрнең активлыгы зур булышлык итә. Мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсендәге Яндавишчада бу вазифаны зур җаваплылык белән Җәмилә Мәхмүтова (фотода) башкара. Ул халыкны җанисәп алуда катнашу юллары белән таныштыра, анкетаны ничек тутырырга кирәклеген аңлата, өлкәннәргә сорауларга җавап бирүдә ярдәм итә.

Бүгенге көндә татарлар Россиядә халык саны буенча икенче урында. 2021 ел җанисәбе исемлегендә дә көмеш урынны саклап калу өчен, актив рәвештә язылуда катнашып,  һәркайсыгызны үзен “мин татар” дип билгеләргә чакырабыз. Шул чакта гына  без, татарлар, зур милләт булып калачакбыз.

Румия ХАМЗИНА

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*