Ульяновск татар мәдәният үзәгендә өлкәнең ана теле укытучыларының чиртаттагы форумы узды. Анда Ульяновск өлкәсенең һәр районыннан татар, чуваш һәм мордва теле укытучылары катнаша.
Җыенда төбәк губернаторы урынбасары А.Коробко , мәгариф министры Н.Семенова һәм Казаннанн, Чабаксардан, Саранскидан килгән тел белгечләре, галимнәр чыгыш ясадылар.
Форум барышында озак еллардан бирле ана теле укытуда унышларга ирешкән укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.