tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылның «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең 15 еллыгына багышланган юбилей концерты узды
Тубылның «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең 15 еллыгына багышланган юбилей концерты узды

Тубылның «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең 15 еллыгына багышланган юбилей концерты узды

Тубылның танылган «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең 15 еллыгына багышланган юбилей концерты «Синтез» мәдәният һәм сәнгать үзәгендә узды. Тантаналы чарага күпсанлы кунаклар, җыр яратучылар килгән иде.

«Яшьлеккә сәяхәт»не, җитәкчеләре Роза Яхинаны өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, шәһәрнең мәдәният һәм туризм департаменты рәисе Анастасия Ионина, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Злата Кәлимуллина, шәһәр Думасы депутаты, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин, аның урынбасары Нурилә Шамратова, Тубыл районы мәдәният үзәге директоры Сергей Мокроусов, Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе әгъзалары Диана Шамратова, Рифкат Насыйбуллин, Әнәс Гаитов, «Наследие» иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова юбилярларны котлап иҗади уңышлар теләделәр, бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Югары хөрмәткә ия булган, яшь буынны тәрбияләүдә, татар халкының телен, мәдәни традицияләрен саклауда мөһим роль уйнаган ветераннар ансамблен Бөтендөнья татар конгрессы милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов тә котлады. Ул Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның, аның урынбасары, конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның котлауларын укыды, Роза Яхинага Рәхмәт хаты, бүләкләрен тапшырды.

Концерт программасын кунакларның музыкаль котлаулары бизәде. Сәхнәдән Төмән шәһәреннән килгән «Пышны» ансамбле, Җәгъфәр Касыймов, Лангепастан Роза Низамова, Сирень Хәбибуллин, Тубыл артистлары – Хәсән Хучашев, Илтус Уразмәмәтов, Лариса Чәмилова, «Мирас» бию ансамбле һәм башка үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясадылар.

15 ел элек башлаган иҗатларының нәтиҗәсе турында Роза Яхина: «15 ел элек без Тубыл шәһәре милли-мәдәни автономиясе бинасында репетиция ясый идек. Ансамбль Мәдинә Уразмәтованың инициативасы белән оештырылды. Беренче концертлар белән авылларга бару өчен транспорт мәсьәләсен чишүдә шәһәр татарлары автономиясенең элекке җитәкчесе Фәүрия апа Шәрипова (мәрхүмә) ярдәм итте. Ансамбльдә ул елларны ветеран укытучылар катнаштылар: Рият Гарифханов, Рәшидә һәм Рифкать Бакиевлар, Маннур Азанов, Мәхмүдә һәм Мансур Әминовлар, Рауза һәм Клим Садыйковлар, Заһидә һәм Сөнгатулла Бекениннар, Гөлҗиһан һәм Закир Закировлар. Алар сәхнә түрендә балкып торган, җырга-моңга гашыйк якташларыбыз. Кызганычка, бу еллар дәверендә 11 җырчыбызны, сәләтле шагыйрәбез Гөлфизәр Абдрахманованы да соңгы юлга озаттык. Бүген «Яшьлеккә сәяхәт» ансамблендә Сәхия Ишбулаева, Хәния Гаитова, Камәрия Тимирова, Әлфия Әйбатова, Нурия Вафеева, Римма Шәрипова, Роберт Сәитов, Факия Абдуллина җырлыйлар. Талантлы, матур тавышлы җырчыларыбыз белән өлкәбезнең күп татар авылларында концертлар куйдык. Төрле бәйгеләрдә катнашып Мактау грамоталарына лаек булдык. 15 ел, бер карауга, әллә ни озын гомер дә түгел. Шулай да, ансамблебез белән без күп юллар уздык, күп җырлар җырладык, безне беләләр, таныйлар. Безне котларга Тевриздан килгән хәрби ветеран Руслан Бареевка, туганнарыма, дусларыма, безгә мөнәсәбәтләре яхшы булган себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якуповка, аның урынбасары Наил Янишевка рәхмәтлебез. Наилебез махсус хәрби чараларда булса да безне онытмады, бәйрәмебез белән котлады», – дип сөйләде.

Юбилей концертында «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле, солистларының һәр чыгышы көчле алкышларга лаек булды. Бәйрәм чарасы татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Лилия Фәизова, Илтус Уразмәмәтов юбилей концертын оста, концертка ямь өстәп, матур алып бардылар

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*