tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта татар халкының бөек уллары һәм кызлары истәлегенә  музыкаль – әдәби кичә узды
Ташкентта татар халкының бөек уллары һәм кызлары истәлегенә  музыкаль – әдәби кичә узды

Ташкентта татар халкының бөек уллары һәм кызлары истәлегенә  музыкаль – әдәби кичә узды

18 февральдә татар халкының бөек уллары һәм кызлары истәлегенә  музыкаль – әдәби кичә узды! Күпме көй, матурлык, ләззәт һәм мәхәббәт! Бу кичәдә Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм мәдәният хезмәткәрләреннэн бик күп матур җырлар, шигырьләр, кызыклы мәгълүматлар яңгырады.
Чараның махсус кунагы ,Үзбәкстанның атказанган артисты, А.Навои исемендәге ГАБТ балет труппасы педагог-репетиторы Әминә Бабаджанова балерина Галия Измайлова турында доклад белән чыгыш ясады. Г. Измайловага үз шигырьләрен танылган шагыйрә Флюзә Заманова багышлады. Балерина белән җылы очрашулар турында Әлфия ханым Халикова сөйләде. “Галия җырын” “Татар моңы ” халыкара конкурсы лауреаты Римма Гыйззәтуллина башкарды. Кичәне җырчы, “Бәллүр чишмә” радиотапшыруының авторы һәм алып баручысы Рәйхан Манняпова бөек җырчы Әлфия Авзалова иҗаты турында дәвам итте һәм аның репертуарыннан җырлар җырлады.
Халык җырларын башкаручы Рәмзия Бикбулатова бу кичәгә Чирчик шәһәреннән килде һәм тамашачыларга Әлфия Афзалованың иң матур җырын бүләк итте. Мәрьям Бухарова һәм аның җитәкчелегендәге “Изге Нур”ансамбле башкаруында җырлар яңгырады. Бу кичәдә герой – шагыйрь Муса Җәлилне искә алдык, аның язмышы һәм соңгы көннәре турында Римма Гыйззәтуллина сөйләде.
Шагыйрә Флюзә Заманова кайгы-хәсрәт, халык елавы белән тулган “Вәхшәт” әсәрен укыды. Чараның йомгаклау өлешендә  кичәне алып баручы Фирүзә Халдарова бөек татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде һәм аның иң танылган җырларын башкарды. Халкыбызның  яраткан көйләре белән баянда Рафаэль Узикаев чыгыш ясады. Композитор З.Гыйбадуллинның Г. Зәйнашева шигыренә Әлфия Авзалова репертуарыннан “Яшь гомер” җыры кичәнең кульминациясе булды.
Тамашачылар  бергә кушылып җырладылар һәм мондый очрашуларның күбрәк һәм ешрак булуын теләделәр. Чараны фотокорреспондент Таһир Нигъмәтуллин һәм ТНВ – ‘Планета” телеканалы корреспонденты  Сарвиназ Кәримова яктыртты. Сценарий авторы һәм алып баручысы – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Фирүзә Халдарова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*