tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Туган телем” чарасы узды
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Туган телем” чарасы узды

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Туган телем” чарасы узды

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Туган телем” чарасы узды.
Биредә ел саен Халыкара Туган тел көненә багышланган чара оештырыла. Быел исә ул безнең күңелләрдә “Туган телем” дигән конкурска нәтиҗә ясау белән кереп калачак. Без аны ел саен татар теле сагында торган, танылган драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә уздырабыз.

Бүгенге чара Татарстан Дәүләт Советының” Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырылды.

“Туган телем” конкурсына 340 эш килде. Шуның 90 нына дипломнар, сертификатлар тапшырылды. Бүген җюри Икенче турга узган, 1 урын алучыларны билгеләде. 1, 2, 3 урын алучыларга дипломнар тапшырылды. Беренче урын алучыларның дипломнарына исем-фамилияләрне ТАСЭ Нәҗип Исмәгыйлев язды.

Видеоязмалар Россиянең Самара өлкәсеннән, Башкортстан, Пермь крае,Татарстан районнары- Әлки, Балык Бистәсе, Биектау, Яшел Үзән, Буа,Кукмара, Минзәлә, Сарман, Чирмешән районнарыннан, Казан, Бөгелмә шәһәрләреннән килде. Фестивальгә үз эшләрен мәктәп – балалар бакчалары, лицей,югары уку йортларында белем алучылар, татар теле укытучылары, гомүмән, педагоглар җибәргән иде. Фестиваль төрле буын вәкилләрен берләштерде.

Олуг чараны Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының” Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева ачты. Халыкара Туган тел көненең әһәмиятенә тукталды. Конкурста катнашучыларга, абруйлы җюри әгъзаларына рәхмәтләрен җиткерде.
Самара өлкәсе,Татар Байтуган авылының Сәләй Вәгыйзов (Әлифба авторы) музей йорты мөдире Нурания Абзалова 2 нче сыйныф укучысы Риналь Гарипов белән видеоязма аша сәламнәрен җиткерде.

Кыргызстаннан килгән Казан кооператив институты студентлары Татар мәдәнияте үзәгендә Татар теле дәресләренә йөри. Алар белән бергә Кыргызстанның халык шагыйре Алыкул Османовның “ Ана теле” шигырен тәрҗемә иткән идек. Бүген аны студентлар беренче тапкыр татар телендә яңгыратты. Казан кооператив институты профессоры Алсу Вәлиева Г.Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы”н инглиз телендә тәрҗемә иткән. Тиздән ул Санкт-Петербургта нәшир ителәчәк. Бүген педагог үзенең студентлары белән Г.Тукайның “Туган тел” шигырен русча, инглизчә яңгыратты. Казан медицина көллияте укытучысы Гөлүсә Исмәгыйлева үзенең студенты Чулпан Гәрәева белән килгән иде. Һәм ул”Телең булыр гел бергә!” дигән үзе язган шигырен сөйләде.
Беренче турга узган укучылар: Сафиуллин Илдан, Загидуллина Илүзә, Мөхәммәтшина Сафия, Ризванов Гайсә, Нәҗмиева Әмилә, Закирова Римма, Закиров Мустафа, Исхакова Таңсылу, Гатауллин Ислам жюри алдында тагын бер кат шигырьләрен сөйләде. Зыялылар бертавыштан аларга беренче урынны бирде. Казан кооператив институты фойесында Туган телгә багышланган күргәзмә оештырылган иде. Рәссам Әлфия Нурхәмитова, калфаклар чигү остасы Резидә Сафиналар үзләре иҗат иткән милли хәзинәләр белән таныштырды. Педагог Рүзилә Зәйнуллина укучылары белән Туган телгә багышлап экспозиция эшләгән иде.

Казанның “Чишмәкәй” балалар бакчасы тәрбияче-педагоглары, Эльмира Газизуллина, Әлмира Хәйруллова сабыйларын конкурска әзерләүләре дә игътибарга лаек иде.
Татарстанның халык артисткасы, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина катнашучыларга киңәшләрен бирде. Мөнәҗәт яңгыратты. Фәүзия Солтан Татар Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың сәламнәрен җиткерде.Туган тел бәйрәменең әһәмиятен аңлата торган шигырьләрен бүләк итте. ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты Башкарма директоры Айгөл Мөхәммәдиева институт ректоры, танылган академик Энгель Таһировның фикерләрен әйтте. Татар теле язмышына борчылуын белгерткән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Исмәгыйлев әлегедәй чараларның мөһимлеген искәртте.Россиянең һәм Башкортстанның язучылар берлеге әгъзасы, хореограф Клара Балтина татарча биеде.

Туган телгә багышланган чара Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган җырны башкару белән төгәлләнде.
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә Туган телебезгә багышланган Зур Пано куелды. Сәнгать әсәре уртасында баланың Туган тел китабын кочаклап утыру күренеше тасвирланган. Заманында әлеге сынны Рада Нигъмәтуллина иҗат иткән була.

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*