tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск спортчылары сынатмый
Ульяновск спортчылары сынатмый

Ульяновск спортчылары сынатмый

21-23 январь көннәрендә Татарстанның Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә узган Бөтенроссия көрәш ярышларында Ульяновск өлкәсе спортчылары – Чардаклы районы Үрән авылы егетләре (җитәкчеләре – Рөстәм Карипов) уңышлы чыгыш ясап призлы урыннарга лаек булдылар. Бу хакта “Өмет” газетасы хәбәр итә.

Быелгы көрәш турнирында Татарстан республикасыннан, шулай ук Россиянең 11 төбәгеннән көрәшчеләр катнашты.

Ульяновск данын яклаучы көрәшчеләр: Айрат Замальдинов – 2 нче урын, Артур Хакимов, Эмиль Сибаев, Илсаф Лукманов 3 нче урынны яуладылар.

Җиңү яулаган көрәшчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*