tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының 2022 елга эш планы билгеләнде
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының 2022 елга эш планы билгеләнде

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының 2022 елга эш планы билгеләнде

Бүген, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Россия төбәкләрендә һәм чит илләрәрдә эшләп килүче бүлекләре белән очрашу узды.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

-2022 ел “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!” шигаре астында узачак. Ел дәвамында мөһим чаралар көтелә: Бөтендөнья татар конгрессының 30 -еллыгы һәм август аенда узачак Бөтендөнья татар конгрессының VII съезды, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 30- еллыгы, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 -еллыгы һәм башкалар. Төрле җирлекләрдә эшләп килгән “Ак калфак” оешмалары тарафыннан әлеге даталарга бәйле чаралар үткәрелер, дип көтәбез, – диде ул.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова онлайн-очрашуда катнашучыларга 2022 елда уздырылачак чаралар хакында сөйләде. Алар арасында Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесе, “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурслары, I Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваль-бәйгесе һ.б. 

-Яшь буынны кечкенәдән үк халкыбызның гореф -гадәтләре рухында тәрбияләү кирәк, шул чакта гына балаларыбыз татар яшьләре булып үсәчәк, – дип ассызыклады Кадрия Раесовна, – Очрашуларыбызда яңадан -яңа чаралар оештыру, тәрбия мәсьәләләре, традицияләрне саклау ысуллары хакында фикер-тәкъдимнәребез белән уртаклашырбыз, дип өметләнәм.

Онлайн форматта узган чарада 400дән артык кеше кушылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*