tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Урал сандугачы» төбәкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү башланды
«Урал сандугачы» төбәкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү башланды

«Урал сандугачы» төбәкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү башланды

12-13 мартта Екатеринбургта татар җыры һәм инструменталь музыка башкаручыларның «Урал сандугачы» XV төбәкара юбилей фестиваль-конкурсы уза.

Конкурс Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсенең  Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, «Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы (Урал татарлары)» региональ иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырыла.

Чара Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараеның зур залында, Екатеринбург шәһәре, Фестивальная урамы, 12 нче йорт адресы буенча үткәрелә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге.

Фестиваль-конкурста катнашырга солистлар һәм инструменталистлар — узган еллардагы «Урал сандугачы» фестиваленең Гран-при ияләре, I, II, III дәрәҗә лауреатлары һәм махсус приз белән бүләкләнүчеләре чакырыла.

Фестиваль-конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 5 мартына кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*