14 июнь көнне Ульяновскийда милли бәйрәмебез Сабантуе узды. 50 меңнән артык халыкны бер мәйданга туплаган Сабантуенда өлкә губернаторы, хөкүмәт рәисе Сергей Морозов та катнашты. Ул “Сабантуй милли йола, гореф-гадәтләрне саклаучы, халыкларны берләштерүче бер симвал. 
Сабантуйда Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да теләкләрен халыкка җиткерде. Милли тормышта актив катнашучыларга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Чара күтәренке, милли рухта узды. Татарча көрәш, гер күтәрү, канат тарту кебек уеннар белән дәвам итте. Төрле күргәзмәләр, сату рәтләре эшләде.
Татарча көрәш буенча Сабантуйның төп батыры булып Сергей Павлик калды.