Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ЧИЛӘБЕ ӨЛКӘСЕ “АК КАЛФАГЫ” – НАГАЙБАК САБАН ТУЕНДА
ЧИЛӘБЕ ӨЛКӘСЕ “АК КАЛФАГЫ” – НАГАЙБАК САБАН ТУЕНДА

ЧИЛӘБЕ ӨЛКӘСЕ “АК КАЛФАГЫ” – НАГАЙБАК САБАН ТУЕНДА

Нагайбак даласы безне – Чиләбе өлкәсе татар конгрессы һәм аның “Ак калфак” исемле бүлекчәсенең мондагы Сабан туена килгән әгъзаларын – яшел яланнары, бормалы елгалары һәм кунакчыл кояшы белән каршы алды.

Тарихи тамырлары белән керәшен татарлары булып, безнең белән саф татарча аңлашсалар да, нагайбаклар үзләрен, горурлык белән: “Без нагайбак халкы,” – дип атыйлар. Һәрхәлдә, Чиләбе өлкәсенең көньягында җәелеп яткан Нагайбак районында киң күңелле, юмарт җанлы, җылы мөнәсәбәтле кардәшләребез көн күрә. Район сабан туе да ел саен монда, Фершампенуаз авылы кырыенда, гүзәл Гөмбә (“Гумбейка” дип языла географик карталарда) елгасы буе болынында, авыллардан һәм күрше районнардан меңнәрчә кеше җыеп, тирә-якны шаулатып уза.

Татар конгрессы һәм “Ак калфак” оешмасының монда бу килүенең максаты – кунак булу гына түгел иде. Бу юлы “Ак калфак”лылар тарафыннан сабан туе яланында зур итеп татар хатын-кызларының кул һөнәрләре буенча “мастер-класс” оештырылып үткәрелде. Милләтебезнең кием атрибутикалары булган изү һәм калфак эшләүнең серләренә төшенергә теләүчеләр гаять күп булып чыкты нагайбак җирендә. Иң беренче чиратта бу мастер-класста “Татар кызы-2015” Бөтенрусия конкурсында катнашучы ике дистәгә якын кызларыбыз мавыгып эшләде. Сабан туе азагында аларны үзләре ясаган чигелгән калфаклардан, энҗе-мәрҗән, асылташлар белән бизәлгән изүләрдән күрү үзе бер гүзәл күренеш иде.

Чиләбе өлкәсенең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының бу чарасы – моңа кадәр Чиләбедә, Еманжелинскида, Копейскидә быел узган шундый мастер-классларның дәвамы булды. Алдагы шундый очрашулар Миәс, Магнитогорски, Троицк, Златоуст калаларында, Коншак, Арслан, Үзбәгәрәк авылларында һәм башка төбәкләрдә дә узачак.

Люция САБИРОВА, Чиләбе өлкәсе татар конгрессының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*