tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Умырзая җыя дусларын
Умырзая җыя дусларын

Умырзая җыя дусларын

“Сибиряк” мәдәният сараенда “Умырзая” татар-башкорт халык фольклор ансамбле “Умырзая җыя дусларын” дип исемләгән программасын күпсанлы татар моңын, җырын сөюче милләттәшләренә, дусларына тәкъдим итте.

Концерт бию төркеме һәм хор башкаруында “Умырзая” композициясе белән башланды. Алып баручылар Сания Мирхалеева белән Гөлнара Макаревич тамашачыларны сәламләп:

“Залга карагыз әле, никадәр дусларыбыз безнең! Әйе, әйе, сез барыгыз да, залны тутырып килгән тамашачыбыз – ансамблебезнең дуслары! Инде 28 ел буена халкыбызга хезмәт итәбез. Сезгә татар моңнарын, татар җырларын, татар сүзләрен җиткерәбез. Сезнең белән очрашу, аралашу безнең өчен зур бәйрәм.Ә бүген бу бәйрәмгә зур кунаклар да килгән. Сезнең каршыда Омск Шәһәр советы депутаты Владимир Владимирович Гуселетов белән Өлкә кануннар чыгару собраниясенең депутат ярдәмчесе Наил Мәчрүр улы Марятов”.

Хәерле көн, кадерле дуслар, туганнар, милләттәшләр! “Умырзая“ ансамблен яратып, зал тутырып концерт карарга килгәнегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Менә инде өч дистә елга якын “Умырзая”, аның сәнгатькәрләре милләтебезгә тугрылыклы хезмәт итә, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләребезне саклый, үстерү өстендә эшли. Сезнең исем өлкәдә генә түгел, Рәсәй күләмендә дә таралган. Ә хәзер сәхнә түренә “Умырзаяга” юл ачучы, аны оештыручы Алимова Ләлә ханымны һәм хәзерге җитәкчесе Гөлфия Касимованы чакырам, – дип, аларга хөрмәтен белдерде, исәнлек, озын гомер теләп, киләчәктә дә шундый очрашулар ешрак булуын теләп, икесенә дә зур чәчәк бәйләме бүләк итте Наил Мәчрүр улы Марятов.

Аның сүзләренә Владимир Владимирович Гуселетов та кушылды:

Мин Шәһәр советы депутаты, “Справедливая Россия” партиясе җитәкчесе буларак, җәмгыять оешмалары белән тыгыз бәйләнештә, аларның берсе – “Умырзая“ ансамбле, аларның уңышлары белән даими кызыксынам, әлбәттә, монда ансамбль җитәкчесе Гөлфия Касимованың өлеше зур.

Ул да Гөлфия ханымга чәчәкләр бүләк итте.

Яз көнендә чәчәк аткан “Умырзая” кышкы салкында дусларын җыеп, бу очрашуны бәйрәмгә әйләндерде, миңа калса, тамашачылар да сәнгатькәрләр белән бер дулкында иде. Бәйрәм дәвам итте, котлаулардан соң беренче чыгыш итеп, ансамбльдә озак еллар дәвамында үзенең күпкырлы таланты белән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Шамил Аллагулов Сара Садыкованың “Җидегән чишмә” көен курайда башкарды. Моң дигән сүз татар халкына гына хас, аны берничек тә башка телгә күчереп булмый, чөнки безнең милләткә моң ана сөте белән сеңдерелгән, моң татарның күзендә, сүзендә, көендә, җырында. Курай гына шул моңны һәркемнең йөрәк түренә җиткерә ала. Шамил дә кураенда шуны җиткерә алды.

Өмет! Нинди мәгънәле сүз! “Умырзая” ансамбле каршында “Өмет” балалар студиясе менә инде 20 елга якын эшләп тора. Балалар анда татарча сөйләшергә, җырларга өйрәнәләр. Алар безнең киләчәгебез, безнең өметебез. Нәни дуслар сезгә “Әссәләмәгәләйкүм” җырын бүләк итәләр, – дип, Гөлнара ханым концертны дәвам итте.

Сәхнәдә моңлы җыр, дәртле бию. “Умырзая” ансамбле каршында эшләүче “Яшьлек“ бию төркеме башкорт биюенең асылын аңлап, яратып карый торганын куйдылар. Ә инде күп еллар ансамбльдә иҗат итүче, төрле дәрәҗәдәге конкурслар лауреаты Сәүчия Емельяненко башкаруында яңгыраган “Ниләр булды сиңа, гөлем” җырын тамашачы көчле алкыш белән каршы алды. Сәхнәдә тагын ансамбль җырчылары: Ямилә Юмадилова-Басырова, Әлфия Садыйкова белән Хәсән Сайфуллин “Мәхәббәт булмаса дөньяда”, “Агымсу” җырларын бүләк иттеләр.

Дуслык – ул зур байлык. Безнең ансамблебезнең дә иҗатташ дуслары бик күп. Аларның кайберәүләре концертка кунак кына булып түгел, үзләренең җыр, биюләрен сезгә бүләк итеп алып килделәр. Аларның чыгышлары безнең ансамбль сәнгатькәрләре чыгышы белән үрелеп барачак – дип, Сания ханым килгән кунаклар белән таныштырып үтте.

Чыннан да, шул арада сәхнәгә “Гарәп” биюе белән Эльвира Латыпова җитәкчелегендә иҗат итүче “Саидә” классик бию студиясе чыкты.

“Бер күрешү үзе бер гомер” җырының сүзләре бик тә мәгънәле, һәркайсыбызга кагыла, якыннарыбызны, дусларыбызны югалту ачысын татыганбыз да, татырга туры киләчәк тә: тормыш бит ул… Бу җырны ансамбль җитәкчесе Гөлфия ханым быел вакытсыз якты дөньядан киткән ансамбль баянчысы Әсхәт Мазитов һәм ансамбльнең беренче җитәкчесе Фәрит Юмачиковның якты истәлекләренә багышлады.

Сәхнәдә тагын кунак кызлар: “Алмаз” бию ансамбле башкаруында “Татар кызлар биюе”. Алкышлар туктап өлгермәде, сәхнәдә тагын Умырзая” җырчылары. Гөлфия Касимова, Людмила Пономарева, Диана Мучипова залда утырган барлык әниләргә багышлап, “Әнием” җырын бүләк иттеләр.

Күптән түгел вакытсыз якыннарын, туганнарын, дусларын калдырып бакыйлыкка киткән, ә яңа гына нәкъ менә бу сәхнәдә үзенең җырлары белән куандырган Хәния Фәрхине искә алып, аның репертуарыннан Элеонора Мухаметшина, Фания Назырова, Сәүчия Емельяненко “Балаларга фатыйха” җырын башкардылар. Тагын аның ук репертуарыннан Гөлнара Макаревич башкаруында “Әлдермешкә кайтам әле” җырын зур алкышлар белән каршы алдылар. Тамашачылар, Хәния Фәрхине искә алып, сагыш хисләренә бирелеп тә өлгермәделәр, сәхнәгә тагын “Яшьләр” төркеме шаян “Көндәшләр биюе” белән күңелләрне күтәрде.

Концертның икенче бүлеге туган телебез – татар теленә багышланган иде. “Татар теле – энҗе-мәрҗән тулы тел, нурлы тел, җырлы тел”, – дип, алып баручыларның сүзләрен хуплагандыр залда утырган һәр тамашачы. Телебезнең асылы – җырыбызда бит.

Концерт дәвам итә… Сәхнәдә кунак егете, күпләргә таныш, Большеречье районы Еланлы мәктәбе укытучысы, хәзер Омск шәһәрендә яшәүче, гармунчы, җырчы Илшат Шихов “Тибрәлә җыр күңелдә”, “Имәннәр шаулый” җырлары белән тамашачыларны куандырды.

Ә менә Фания Назырова сихерле тавышы белән, махсус музыкаль белеме булмаган килеш, “Сандугач керде күңелгә” җырын, чыннан да күңелгә сандугач керерлек итеп, һәркемнең җанына ятышлы итеп башкарды.

Чиратта кунак кыз – Инара Мухамадеева. Инара кунак кына түгел, ә “Умырзая” ансамбле белән нәни чагыннан ук якын бәйләнештә торган кыз. Өлкә күләмендә беренче тапкыр оештырылган балалар җыр конкурсы “Нәни сандугач”та җиңү яулаган кыз ул. Бәлки, шуннан соң ул үзенең тормыш юлын сәнгать белән бәйләгәндер. “Җыр керсен күңелгә” җыры гаҗәеп тылсымлы иде, Инара үзенчәлекле тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән бигрәк тә сокландырды.

Гөлфия Касимова, Гөлнара Макаревич чыгышларын кем генә яратмый да, кем генә көтеп алмый?! Моңлы, аһәңле, гаҗәеп нәфис тә, көчле дә аларның тавышлары, сокланып туймассың җырлауларына, үзләренә! Яшәү рәвешләре кебек, “ут та, ялкын да” алар. Алар башкаруында тагын берничә җыр яңгырады.

Тавышлары берберсенә ятышлы, яңгырашы гаҗәеп, йөрәккә үтә торган талантлы хатын-кызлар төркеме “Идел” башкаруында яңгыраган “Мең рәхмәт җырын” да тамашачылар ифрат та яратып тыңладылар.

“Умырзая” ансамбле оеша башлаган беренче көннән хәзерге көнгә кадәр бер репетициясен, бер чыгышын калдырмаган, сценарийләр авторы, алыштыргысыз алып баручысы, “Умырзая”, гомумән, Себердә яшәүче татарлар турында бөтен дөньяга хәбәр биреп торучы Сания ханым Мирхалеева сәхнә түренә кабат “Умырзая”ны чакырды һәм татарларның гимны булып калган Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын аягүрә баскан тамашачыларга ансамбль белән күмәк башкарырга тәкъдим итте.

Шулай итеп 2,5 сәгатькә сузылган концерт бер мизгел генә булып калган кебек тоелды. Һәр номер турында мөмкин кадәр булганча тәфсилләп сөйләп чыксам да, әлбәттә, бу зур программаны хөрмәтле газета укучыларга тулысынча җиткереп булмый, концертны үзеңә карау кирәк, җырны тыңлау кирәк, татар сүзен, моңын күңелдә кичереп, йөрәккә сеңдерү кирәк. Тамашачылар хисләренә бирелеп, бер-берсе белән фикер алышып, озак кына таралмыйча утырдылар, кемнәрдер сәхнәгә чыгып рәхмәтләрен белдерде, гомумән, берәү дә “мин заяга килдем” дигән уй белән кайтмагандыр. Мин дә тамашачалар белән аралашып алдым. Концерт барышында һәр чыгышны йотлыгып, бирелеп караган, тыңлаган бер абый игътибарымны җәлеп иткән иде. Аның концерт, “Умырзая” турында фикерен беләсем килеп, сораштыра башладым.

Мин Самат абыегыз булам. “Умырзая” минем өчен туганым кебек якын да, кадерле дә, чөнки ансамбль оеша башлаганнан мин анда җырладым да, гармунда да уйнадым. Шул дәвердә бик күп концертлар оештырдык, өлкә буенча гастрольләргә йөрдек. ”Умырзая”ның бер концертын да калдырмыйм, ә бүгенгесе тагын да күңелгә якын, бигрәк тә мәгънәле, эчтәлекле, тәрбияви, татарларны берләштерә ала торганы булды, – диде 80 яшен тутырып узган Самат абый Хайруллин. Соңгы сүзләре минем фикерем белән тәңгәл килүе белән сөендерде.

Күңелемә якын булган тагын бер кешегә: ансамбль җитәкчесе Гөлфия ханыма да рәхмәтләремне җиткерергә булдым, аннан үткән концерт, “Умырзая” турында сораштырдым. Кыскача шуннан гыйбәрәт иде аның сүзләре:

– “Умырзая” ансамбле җитәкчесе буларак, милләттәшләремә татар моңын, җырын җиткерү, татар телен үстерү – минем өчен зур мәртәбә, олы җаваплылык. Мин эшемне, сәхнәдәшләремне яратам, хөрмәтлим, “Умырзая” чыганагы мин генә түгел, ә барлык – вакытлары, гаиләсе, кайвакытта эше белән дә исәпләшмичә, татар мәдәниятенә тугрыклы булып калган – минем иптәшләрем. Ә концертка килгәндә – анда катнашкан һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм, аларсыз шундый зур бәйрәм булмас иде.

Әйе, арабызда шундый татар җанлы шәхесләр барда, телебез бетмәс, җырыбыз сүнмәс, моңыбыз юкка чыкмас, милләтебез алга гына үрләр дип ышанырга була.

Зөлфия Ахмадеева, Омск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*